Фәрит Мөхәммәтшин «ПолитЗавод» республика проектында җиңүчеләрне сәламләде

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе, 17:17

Бүген Казан Кремлендә «ПолитЗавод-2024» республика иҗтимагый-сәяси проектына нәтиҗә ясадылар. Проектның финалистлары һәм җиңүчеләре белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» сәяси партиясе инициативасы белән башланган конкурс инде 19 мәртәбә уздырылган һәм яшьләр арасында үзенең кирәклеген исбатлап, традициягә әверелгән. «Республикабызда шундый актив яшьләр яшәвенә мин бик шат, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – "ПолитЗавод" –иҗтимагый-сәяси проект, аның кысаларында актуаль темалар һәм мәсьәләләр күтәрелә, чишелешләр тәкъдим ителә, әмма иң мөһиме – мондый проектлар аша яшьләр үзләрен олы тормышка әзерлиләр, халык алдында чыгыш ясау осталыгына  – үз фикерләрен дөрес итеп белдерергә һәм дәлилләргә өйрәнәләр. Болар барысы да киләчәктә сезгә теләсә кайсы тармакта уңышларга  ирешергә мөмкинлек бирәчәк».

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Россия Федерациясендә күп тармаклы икътисадлы терәк төбәк, 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши торган республика булуына басым ясады. "Нәкъ менә сез, республикабызның социаль-икътисадый үсешенә үз өлешегезне кертеп, ирешелгән уңышларны ныгытачаксыз, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе, проект лауреатларына мөрәҗәгать итеп, – мондый республикада яшәвегез белән горурланасыз. Шундый ук актив булып калыгыз».

Проектта катнашучыларга һәм финалистларга сәламләү сүзе белән РФ ФС Федерация Советының Парламент эшчәнлеген регламентлау һәм оештыру комитеты рәисе урынбасары, Россия Федерациясе сенаторы Александр Терентьев мөрәҗәгать итте. «Сезнең проектта катнашуыгыз – үз-үзеңне җиңү, чөнки билгесезлеккә таба адым ясарга кирәк иде, – дип белдерде сенатор. – Бу проектта катнашуыгыз инде сезнең битараф булмавыгыз һәм актив гражданлык позициягез турында сөйли. Сезгә,  финалистлар булуыгызга карамастан, иҗат итү теләгегезне югалтмавыгызны телим».

ТР Яшьләр министрлыгы исеменнән чыгыш ясап, министр урынбасары Айгөл Сабирова яшьләргә бизнеска ярдәм итү һәм үстерү буенча гамәлдәге грантлар турында сөйләде.

«ПолитЗавод» – 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге актив яшьләр өчен иҗтимагый-сәяси проект. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. 25 мартта проектта катнашуга гаризалар кабул итү башланган иде. Проектка 10 июньдә республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин старт бирде. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча финалга 75 кеше үтте.

Бүген «ПолитЗавод»ның йомгаклау этабы узды, анда биш финалист ике минут эчендә авыл территорияләрен үстерү темасына чыгыш ясарга тиеш иде. Дебатлар тәмамланганнан соң проектны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Традиция буенча җиңүчеләргә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында стажировка узу мөмкинлеге бирелә.

Илья Калинчук, Делина Гыйзетдинова һәм Илназ Муллин «ПолитЗавод-2024» проектының җиңүчеләре булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International