Фәрит Мөхәммәтшин төбәк парламентлары башлыклары медиарейтингында өченче урынны алды

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе, 19:24

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2024 елның сентябрь ае нәтиҗәләре буенча Федерация субъектлары закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында өченче урынны алды. Бу хакта рейтингны әзерләгән «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.

Мондый нәтиҗәгә ирешергә сәясәтче катнашкан берничә вакыйга ярдәм итте. Аерым алганда, Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш төбәк парламентының беренче сессиясендә янә үз вазифасына сайланды. Аңа кадәр ул Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде. Моннан тыш, Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXVI конференциясен үткәрде. Ул шулай ук «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивале ачылышында чыгыш ясады.

Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов медиарейтингның лидеры булды. Санкт-Петербург Закон чыгару Җыены Рәисе Александр Бельский - икенче урында.

Рейтинг «Медиалогия» системасының гаммәви мәгълүмат чаралары базасы нигезендә 97 меңнән артык чыганакны (ТВ, радио, газета-журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ГМЧ) үз эченә алган Россия гаммәви мәгълүмат чаралары буенча төзелгән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International