Республика җәмәгатьчелеге РФ һәм ТАССРның халык артисты Ринат Таҗетдинов белән хушлашты

2024 елның 18 октябре, җомга, 12:40

Бүген Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында   күренекле сәнгать эшлеклесе, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

"Ринат Таҗетдиновның үлеме - Татарстан өчен зур югалту, зур кайгы, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, - ул бөтен гомерен театрга багышлады, республикабыз мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте.  Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Без аның исемен мәңгеләштерү ысулын табарбыз".

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Ринат Таҗетдинов иҗаты белән татар театр сәнгатендә якты эз калдыра.  "Ул үзеннән соң бик зур иҗади мирас калдырды. Без аны һәрвакыт истә тотачакбыз", - дип өстәде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе.

Ринат Таҗетдинов 16 октябрьдә 87 яшендә вафат булды. 1961 елда И. Иванов исемендәге Югары театр училищесын тәмамлап. 60 елдан артык Г.Камал исемендәге театрда эшли. Сәхнәдә 100 гә якын төрле роль  башкара. Тамашачыларның иң популяр һәм яраткан актерларының берсе, күренекле театр һәм җәмәгать эшлеклесе була. 1988-2011 елларда Россия Театр әһелләре берлегенең Татарстан бүлеген җитәкли.

1982 елда Таҗетдиновка РСФСРның халык артисты, ә 1976 елда РСФСРның атказанган артисты исеме бирелә. 1967 елда  аңа Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге, ә 2016 елның апрелендә – “Алтын битлек" премиясе тапшырыла.

Ринат Таҗетдинов Казанның Мактау Китабына кертелгән. Күренекле театр һәм җәмәгать эшлеклесе Казанның Яңа Татар зиратына җирләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International