Дәүләт Советы депутатлары республика халкын Әтиләр көне белән котлады

2024 елның 20 октябре, якшәмбе, 08:00

Бүген, 20 октябрьдә, Россиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2021 елда «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең ролен арттыру» өчен гамәлгә куелган иде.

Бу көнне Дәүләт Советы депутатлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар республика халкын бәйрәм белән котладылар. Аларның кайберләре, сүз уңаеннан, күп балалы әтиләр булып, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбиялиләр. Мәсәлән, Россия Герое, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков һәм депутат Марат Галиев ике бала, ә депутатлар Рушан Минһаҗев һәм Эдуард Шәрәфиев дүрт бала үстерәләр. 

Россия Герое, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков гаиләне кеше тормышында иң мөһиме дип саный, нәкъ менә гаиләдә төп кыйммәтләр һәм Ватанга мәхәббәт салына. "Гаилә – ул булырга тиешле иң мөһим һәм ныклы бергәлек, – дип басым ясады Рәсим Баксиков. – Беренче чиратта, ата-аналар баланың дөньяга карашын формалаштыруга һәм аның патриот буларак үзаңына йогынты ясыйлар».

Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Рушан Минһаҗев, әтисе салган тәрбияне, һичшиксез, үз балаларына тапшыруын әйтте. "Үз әтиемне мин яхшы һәм ышанычлы кеше дип саныйм. Мин беркайчан да әтиемнең яшьтәшләре белән тупас булуын һәм өлкәннәргә ихтирамсыз каравын күрмәдем. Ул мине тәртипле, кешелекле булырга һәм үзем өчен генә түгел, илебез өчен дә җаваплылык тоярга өйрәтте. Аңа бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Әти – безнең гаиләнең горурлыгы һәм таянычы», – дип  белдерде Рушан Минһаҗев.

Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев безнең илдә традицион гаилә кыйммәтләрен саклау нәкъ менә әтиләрдән тора дип уйлый. "Әтиләр көне – безнең илдә яңа, әмма бик мөһим бәйрәм, – дип билгеләп үтте депутат. – Минем уйлавымча, нәкъ менә әтиләр безнең илдә традицион гаилә кыйммәтләренә нигез сала. Балаларымның һәм хатынымның фотоларын мин һәрвакыт эш өстәлендә тотам. Без, әтиләр буларак, балаларыбызда ныклык, шулай ук Ватанга мәхәббәт булсын өчен барысын да эшлибез».

Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Марат Галиев әйтүенчә, әтиләр үз гаиләләрен, Ватаннарын саклаучылар, шулай ук балалар өчен үрнәк булып торалар. "Хөрмәтле дуслар, коллегалар, ирләр! Сезне әтиләр көне белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим. Сез – киләчәк буын өчен терәк, яклаучылар һәм остазлар. Балаларга аякка басарга ярдәм итеп, сез үзегезнең эш-гамәлләрегез белән киләчәк буынны тәрбияләүгә нигез сала торган яхшы үрнәкләр күрсәтәсез», – диде Марат Галиев.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International