Дәүләт Советында язгы сессия ачыла

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе, 14:57

Дәүләт Советында язгы сессия ачыла. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышы 20 февральдә узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында билгеле булды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.

Президиум  утырышы күптән түгел генә  вафат булган депутатлар Габделхәй Кәримовны һәм  Айрат Хәйруллинны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

«Көн тәртибенә комитетлар тәкъдиме белән 29 сорау кертелә, шул исәптән Татарстан Республикасының җиде закон проекты. Алар беренче укылышта каралачак», — диде ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Депутатлар «ТР дәүләт хезмәткәрләренең мәҗбүри дәүләт иминияте турында», «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарә органы әгъзасы, җирле үзидарәнең вазифаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектларын караячаклар.

«Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты, «Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы турында» закон проекты, «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы закон проекты беренче укылышка кертелә.

«Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» ТР Законының 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты, «ТР Гаилә кодексының 45 статьясына һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты беренче укылышка тәкъдим ителә.

Соңгысы кысаларында, муниципаль белем бирү оешмаларын дәреслекләр белән тәэмин итүдә вәкаләтләр, бер гаиләдә үсүче балаларга бер уку йортында уку мөмкинлеге мәсьәләсе каралачак.

Депутатлар бу утырышта 2019 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры хисабын тыңлаячаклар. Шулай ук депутатлар игътибарына  2019 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең үтәлеше турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады  һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

Депутатлар берничә федераль закон проектын караячаклар.

Президиум утырышында 2020 елга Дәүләт Советы  эшен оештыру чараларының якынча планы расланды. Болардан тыш парламентчылар комитетлар һәм депутат берләшмәләре исеменнән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка республиканың башкарма хакимияте эшчәнлегенә карата сорауларны да юлладылар.  Хөкүмәтнең  парламент сессиясендә хисабын тыңлар алдыннан социаль әһәмиятле сорауларны шул рәвешле уртага салып тикшерү гадәте күптәннән килә.  Юрий Камалтынов әйтүенә караганда, сораулар   сайлаучылар белән очрашуларда, гражданнар җыеннарында яңгыраган сорау-тәкъдимнәрне искә алып төзелгән.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International