Лилия Маврина Казан шәһәренең 125 нче гимназия укучылары өчен парламент дәресе уздырды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе, 15:27

Республикада парламент дәресләре дәвам итә, быел алар "Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез" дигән темага уздырыла. Бүген Дәүләт Советында Казан шәһәренең 125 нче гимназия укучылары өчен парламент дәресе уздырылды. Дәресне Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Бу елда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел, ТАССР оешуга 100 ел тулуын искә алып Дәүләт Советы Секретаре  укучыларга республика тормышында  булган хәлиткеч этаплар, Татарстанның  уңышлары һәм икътисади мөмкинлекләре,  халыкның тормыш-көнкуреше сыйфатын яхшыртуга исәпләнгән илкүләм проектларның ни рәвешле тормышка ашырылуы турында сөйләде. Укучыларга Татарстан парламенты  турында махсус фильм  күрсәтелде.

Лилия Маврина укучыларның закон чыгару эшчәнлегенә, республиканың яшьләр сәясәтенә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Дәрестән соң укучылар өчен экскурсия оештырылды. Балалар Парламент  үзәгендә һәм парламентаризм музеенда булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International