Республика мәктәпләрендә парламент дәресләре узды

2020 елның 15 феврале, шимбә, 09:25

Республика мәктәпләрендә парламент дәресләре атнасы тәмамланып килә. 10 -15 февраль көннәрендә укучыларТатарстан Дәүләт Советы, РФ Дәүләт Думасы, җирле үзидарә органнары депутатлары белән гражданлык һәм ватанпәрвәрлек, республикабыз тарихында кагылышлы әһәмиятле вакыйгалар турында сәйләштеләр, фикер алыштылар. Быелгы «Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез» дип аталган парламент дәресе ТАССР төзелүнең 100, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

Парламент дәресе  – Татарстан Дәүләт Советының,  Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгариф үсеше институтының уртак проекты.  Ул 2009 елдан тормышка ашырылып килә. Нинди генә темага багышлануына карамастан,  парламент дәресе укучыларда сәяси-хокукый мәдәният, актив граждан позициясен тәрбияләүгә ярдәм итә.

Мәктәпләрдә "Парламент дәресе" үткәрелә башлаганнан алып инде бер буын үсеп җитте, аларның күбесе укуларын  югары белем бирү яисә һәнәргә өйрәтүче уку йортларында дәвам итә. Беренче сыйныфтан парламент дәресләрендә катнашып килүче яшьләребез өчен узган ел чыгарылыш елы булды.

Атна дәвамында парламентчылар үз округларында урнашкан мәктәпләрдә булдылар, дәресләрдә катнаштылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.

Тулырк  фоторепортажда.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International