Дәүләт Советы Аппараты профсоюзы 2019 елгы эшчәнлеккә йомгак ясады

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе, 17:42

Бүген Дәүләт Советы Аппараты беренчел профсоюз оешмасының  XI  хисап конференциясе булды. Анда 2019 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, 2020 елга бурычлар куелды.  Чарада  43 делегат катнашты.

Профсоюз оешмасы башкарган эшләргә хисапны профсоюз комитеты рәисе  Булат Хәсәнов ясады. Ул профсоюз оешмасы 2019 елга куелган бурычларны үтәде дип белдерде,  төп көч, гадәттәгечә,  профсоюз әгъзаларын  социаль яклауга юнәлтелгән булуын әйтте.  Әлеге чыгыштан соң  контроль-ревизия комиссииясе хисабы тыңланды.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үз чыгышында профсоюз  әгъзаларының,  шул исәптән яшьләр һәм ветераннар бүлекчәләренең,  актив булуын билгеләп үтте.  Ул  хезмәт көне барышында  биш минутлык физик күнегүләр оештыру зарурлыгына игътибар  юнәтте.  Бу чара депутатларның һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгытуга һәм эшчәнлеген  арттыруга ярдәм итәр иде, диде ул.

Конференция эшендә  РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова да катнашты. Ул профсоюзларга, аның традицияләренә тугры калулары, шулай ук яңа алымнары өчен Дәүләт Советы Аппараты профсою комитетына  рәхмәт белдерде. Агымдагы һәм яңа социаль ярдәм чаралары турында сөйләде, профсоюз әгъзалары сорауларына җаваплар бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International