Татарстанда этләрне теркәү мәҗбүри булачак

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 14:04

Бүген Дәүләт Советы утырышында хайваннар белән эш итү өлкәсендәге мәсьәләләрне җайга салу турында республика законының аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.

Закон проекты тарафыннан «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясындагы 1 өлешенең 6 пунктын һәм 2 өлешенең 1 пунктын үз көчен югалткан дип тану тәкъдим ителә. Күрсәтелгән нормалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына этләрне хәбәр итеп (ирекле) теркәү тәртибен билгеләүне, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең (алга таба – Ветеринария идарәсе) этләрне хәбәр итеп (ирекле) теркәүне гамәлгә ашыру вәкаләтен беркетүче нигезләмәләрне үз эченә ала.

Әлеге закон проектында каралган үзгәрешләр кертелгәннән соң, 971 нче карарга тиешле таләпләр кертү юлы белән республика территориясендә тотылган этләрне мәҗбүри теркәүне кертү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов аңлатканча, этләрне хәбәр итеп (ирекле) теркәүнең республика дәрәҗәсендә билгеләнгән тәртибе хуҗасыз калган этләр санын киметү һәм югалган этнең хуҗасын эзләү мәсьәләсен хәл итүгә таләп ителгән йогынтыны ясамый. Этләрне мәҗбүри теркәү булмаса, хуҗасыз (этләрдән) хайваннар санын киметү мөмкин түгел.

"Дәүләт ветеринария учреждениесе мәгълүматларына караганда, республика территориясендә ирекле рәвештә дәүләт ветеринария учреждениеләрендә 2017 елдан 2024 елга кадәр барлыгы 14 016 эт теркәлгән, ягъни гомуми уртача санның 12% ы. Закон кабул ителгән очракта этләрне ирекле теркәүне гамәлдән чыгару республикада караучысыз калган хайваннар санын киметү мәсьәләсен җайга салу юлында беренче адым булачак», – дип басым ясады Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов. документны тәкъдим итеп.

Эшләнгән закон проектын кабул иткәннән соң, Министрлар Кабинетының йорт хайваннарын тотуга, шул исәптән аларны йөртүгә карата өстәмә таләпләрне раслау турындагы карарына үзгәрешләр кертү һәм республика территориясендә этләрне мәҗбүри теркәүне билгеләү планлаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International