Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем эшендә катнашты

2020 елның 18 феврале, сишәмбе, 17:09

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш төркеме утырышында катнашты. Алдагы көндә исә  республика парламенты башлыгы  "федераль законнар чыгару һәм башкарма хакимият органнары"  кече төркеме ( ул биредә дә әгъза булып тора)  утырышы кысаларында  коллегалары белән илнең Төп Законына төзәтмәләрне караган иде.

Фәрит Мөхәммәтшин наркотик яисә психотроп  матдәләр җитештерү  һәм тарату өлкәсендәге җәза чараларын  катгыйландырырга,  шулай ук судларга  бу өлкәдәге аеруча  авыр җинаятьләр  өчен җәза чарасын билгеләүдә җаваплылыкны  йомшарткан хәлләрне исәпкә алмау хокукын  бирергә тәкъдим итте.

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, бу тәкъдим  Россиядә наркотикларның законсыз  әйләнеше артуга бәйле рәвештә өлгереп җитте. Эшче төркем әгъзалары Фәрит Мөхәммәтшинның тәкъдимен хуплады.

Конституция  законы проектына төзәтмәләр буенча эш вакыты 2 мартка кадәр озайтылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International