Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе, 14:44

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Матбугат конференциясендә парламент башлыгы Дәүләт Советының 2024 елдагы эшенә йомгак ясады. Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш депутатлар корпусы эшчәнлегенең беренче йөз көне турында сөйләде, Татарстанның «муниципаль реформа» буенча үз позицияләрен ничек яклаячагын әйтте, шулай ук көзге сессиядә парламент тарафыннан кабул ителгән социаль законнарны билгеләп үтте.

«2024 елның сентябрендә узган җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау елның төп вакыйгасы булды. Декабрь азагында депутатларның яңа составы эшли башлаганга 100 көн була, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин очрашуны башлап җибәреп,  - Без парламент комитетларын һәм комиссияләрен, фракцияләрне һәм депутат төркемнәрен формалаштырдык. Мин татарстанлыларга сайлауларда катнашулары, актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәтлемен".

Парламент башлыгы фикеренчә, узып баручы ел мөһим иҗтимагый-сәяси һәм социаль-мәдәни вакыйгаларга бай булды. Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга республиканың социаль-икътисади күрсәткечләре, шулай ук Татарстанда узган зур халыкара вакыйгалар турында искәртте. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 10 айда эчке тулай продукт күләме 103,2%, сәнәгать җитештерүе индексы – 103,9%, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме – 108,2%.

БРИКС дәүләт башлыклары саммиты дөньякүләм сәяси вакыйга булды, анда 36 ил һәм 6 халыкара оешма катнашты, форумда 42 делегация, шул исәптән 24 дәүләт башлыгы килде. Моннан тыш, ноябрьдә узган халыкара Россия – Кытай форумы 36 илдән һәм Россиянең 71 төбәгеннән  10 меңнән артык делегатны җыйды. «Мондый халыкара чаралар уздыру бер генә субъектта да булмады, бу Россия Президенты Владимир Путинның Татарстанга зур ышанычы турында сөйли, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Кыенлыкларга карамастан, республика алдында торган төп бурычларны без республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте, шулай ук муниципаль хакимият органнары белән бергә уңышлы хәл иттек. Күпмилләтле халкыбызның хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә без барлык авырлыкларны да җиңеп чыга алабыз, гомумән алганда, без бу елны уңышлы тәмамлыйбыз дип саныйм».

Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә, шулай ук Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә булышу  мәсьәләләренә аерым тукталды. «Бердәм Россия» партиясе линиясе буенча СВО башланганнан бирле ЛНРга 179 йөк машинасы җибәрелгән, беренчел кирәк-яраклар белән 2,8 мең тоннага якын йөк илтеп тапшырылган, ярдәм итүдә барлык дәрәҗәдәге депутатлар, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе актив катнаша. Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләре буенча махсус хәрби операциядә катнашучы дүрт кешенең парламент эшенә актив кушылуына шатланабыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – алар тәҗрибәсен кулланып әлеге категория гражданнарга кагылышлы закон проектлары эшләнә".

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү мөһим юнәлеш булып кала. Быел Дәүләт Советы җитәкчелеге һәм комитетлары адресына 3 248 мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләр нигездә кануннарны камилләштерү, торак-коммуналь хуҗалык, икътисад, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау юнәлешендәге мәсьәләләргә кагыла. “Муниципаль хакимият эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр күп, сүз юллар төзү һәм ремонтлау, су белән тәэмин итү, электр энергиясе һәм чүп – чар чыгару турында бара. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түгел, безнең өчен бу бик мөһим. Бу безнең кешеләрнең дәүләт хакимиятенең закон чыгару органына ышанычы", - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International