Дәүләт Советында язгы сессия ачылды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 10:26

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышы ачылды.

Сессия күптән түгел генә  вафат булган депутатлар Габделхәй Кәримовны һәм  Айрат Хәйруллинны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

Президимум көн тәртибенә  29 сорау  тәкъдим иткән иде, аларның җидесе –Татарстан Республикасы законнары проекты. Алар беренче укылышта каралачак.

Депутатлар «ТР дәүләт хезмәткәрләренең мәҗбүри дәүләт иминияте турында», «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарә органы әгъзасы, җирле үзидарәнең вазифаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектларын караячаклар.

«Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты, «Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы турында» закон проекты, «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы закон проекты беренче укылышка кертелә.

«Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» ТР Законының 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты, «ТР Гаилә кодексының 45 статьясына һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты беренче укылышка тәкъдим ителә.

Соңгысы кысаларында, муниципаль белем бирү оешмаларын дәреслекләр белән тәэмин итүдә вәкаләтләр, бер гаиләдә үсүче балаларга бер уку йортында уку мөмкинлеге мәсьәләсе каралачак.

Депутатлар бу утырышта 2019 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры хисабын тыңлаячаклар. Шулай ук депутатлар игътибарына  2019 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең үтәлеше турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады  һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

Депутатлар берничә федераль закон проектын караячаклар.

Фикер алышу барышындп депутатлар көн тәртибенә кертү өчен өстәмә мәсьәләләр тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җиденче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

2. Казан шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» Россия  Федерациясе мактаулы исемен бирү турында Россия  Федерациясе Президенты В.В. Путинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы үтенече хакында.

3. 2019 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры хисабы.

4. 2019 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең үтәлеше турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады.

5. «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турында» Татарстан Республикасы Законының                    5 статьясына үзгәреш кертү хакында» 44-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 48-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 51-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 56-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

9. «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 50-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты  турында (I укылыш).

10. «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 55-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 53-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты  турында (I укылыш).

12. «Салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 54-6 номерлы  Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы турында» 147-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 49-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

15. «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законының 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»             45-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 45 статьясына һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 46-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында            (I укылыш).

17. «Инновацион транспорт чаралары турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

18. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

19. «Концессия килешүләре турында» Федераль законның 40 статьясына  үзгәреш кертү хакында» федераль закон  проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  2018 елның 19 ноябрендәге 2593-V ДС номерлы карарына үзгәреш кертү хакында.

20. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы Хисап палатасына йөкләмәсе турында.

21. Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат.

22. «Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең ант итү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2014 елның 9 июнендәге 3617-IV ДС номерлы карарына кушымтага үзгәреш кертү хакында.

23. Кәримов Габделхәй Йосыф улының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

24. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым комитетлары составларында үзгәрешләр турында.

25. «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 50 һәм 56 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 883717-7 номерлы федераль закон проекты хакында (файдалы казылмаларны чыгаруга салымны күчерү нормативларын яңадан бүлү өлешендә (углеводород чималы рәвешендәге файдалы казылмалардан, табигый алмазлардан һәм гомумтаралган файдалы казылмалардан тыш).

26. «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1794 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 875578-7 номерлы федераль закон проекты хакында (федераль әһәмиятле гомуми файдаланудагы түләүле автомобиль юлыннан йөргән өчен түләү турындагы законнарны үтәмәгән өчен штрафларны күчерү өлешендә).

27. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр хакында тыелган мәгълүмат урнаштырган (тараткан) өчен җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 876368-7 номерлы федераль закон проекты турында.

28. «Россия Федерациясе Су кодексының 43 статьясына үзгәреш кертү турында» 860875-7 номерлы федераль закон проекты хакында (эчәргә яраклы су белән тәэмин итү чыганакларының санитар саклау зоналары чикләрендәге торак пунктлар территорияләрендә хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыруны тыюны бетерү өлешендә).

29. «Россия Федерациясендә торак фондын реновацияләү турында» 825313-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

30. «Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 29 һәм 40 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 875582-7 номерлы федераль закон проекты хакында (түләүле автомобиль юлларыннан йөргән өчен түләү турында).

31. «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законның 4 һәм 4.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 854326-7 номерлы федераль закон проекты турында (кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кертү шартлары хакында).

32. «Реклама турында» 2006 елның 13 мартындагы 38-ФЗ номерлы  Федераль законның 17 статьясына кинотеатрларда фильмнарны күрсәтү алдыннан рекламаның дәвамлылыгын чикләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 871109-7 номерлы федераль закон проекты турында.

33. «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 877880-7 номерлы федераль закон проекты турында (турагентлык эшчәнлеген хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә).

34. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының  421 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча  Ростов өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

35. «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» Федераль законның 30 статьясына үзгәреш кертү хакында» 865129-7 номерлы федераль закон проекты турында (күзәтүче юлламасы бирү тәртибен төгәлләштерү өлешендә).

 36. «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның 121 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 892401-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектлары дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның коммерциячел һәм коммерциячел булмаган оешмалар белән идарә итүдә катнашу тәртибен җайга салу).

37.«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның      711 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 868839-7 номерлы федераль закон проекты турында (югары белем бирү уку-укыту программалары буенча  максатчан укытуга кабул итү үзенчәлекләрен төгәлләштерү өлешендә).

38.«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 46 статьясына үзгәреш кертү хакында» 883509-7 номерлы федераль закон проекты турында  (җайга салу йогынтысын бәяләү уздырылырга  тиеш булмаган  муниципаль норматив хокукый актлар проектларын төгәлләштерү өлешендә).

39.«Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль  хезмәтләр  күрсәтүне оештыру турында» Федераль законның 13 статьясына үзгәреш кертү хакында» 883514-7 номерлы федераль закон проекты турында (административ регламентлар проектларына  бәйсез экспертиза уздырылырга тиеш булмаган  очракны төгәлләштерү өлешендә).

40.«Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 893061-7 номерлы федераль закон проекты хакында (инициатив бюджет институтын куллануның хокукый нигезләрен барлыкка китерү  өлешендә).

41.«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 893063-7 номерлы федераль закон проекты турында (инициатив бюджет мәсьәләләрен хокукый җайга салу өлешендә).

42. «Россия Федерациясе Салым  кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм «Россия Федерациясе салым органнары турында» Россия Федерациясе Законына (дәүләт социаль ярдәм   чараларын бирүгә юнәлдерелгән аерым чаралар өлешендә) үзгәрешләр кертү хакында» 898742-7 номерлы федераль закон проекты турында.

43. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына турагентларның  бердәм федераль реестрын кертүгә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертү хакында» 875640-7 номерлы федераль закон проекты турында.

44. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына түләүле автомобиль юлларыннан, автомобиль юлларының түләүле участокларыннан йөргән өчен түләү бурычын үтәмәгән өчен җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 875702-7 номерлы федераль закон проекты турында.

45. «Россия Федерациясе субъектлары иҗтимагый палаталарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында»
183-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»   864191-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзалары була алмый торган вазыйфаи затлар исемлеген төгәлләштерү өлешендә).

46. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика  Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнаша .  Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып бара.

 

 

Тэги: сессия
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International