Депутатлар округларда

2025 елның 7 феврале, җомга, 16:33

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика муниципалитетларында гражданнар җыеннарында, шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында катнаштылар, гражданнарны кабул иттеләр, социаль объектларда булдылар.

7 февральдә Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов Херсон өлкәсендә урнашкан Һава-десант гаскәрләре бүлекчәләренә «Халык фронты»ннан Лада Ларгус автомобилен тапшырды.

6 февральдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эш сәфәре белән Бөгелмә районында булды.  Депутат Карабаш бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Минҗиһан Корбановага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлек медален тапшырды.  Әлеге бүлеккә 175 Бөгелмә ветераны лаек булды.

6 февральдә Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Зеленодольск районының Нурлат авыл җирлегендә гражданнар җыенында катнашты.

6 февральдә Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XXV съездында катнашты. Чара ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узды. Очрашуда 2024 елда кече хуҗалыкларга ярдәм программаларын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2025 елга перспективалар турында фикер алыштылар. Ләлә Кәдермәтова авылга кадрлар җәлеп итү зарурлыгына игътибар юнәлтте. Бу мәсьәләне хәл итүгә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү»  илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты ярдәм итәчәк, аны быел гамәлгә ашыра башлыйлар.

6 февральдә Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов Казанның Яңа Савин районында гражданнарны кабул итте. Депутатка торак мәсьәләләре буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары мөрәҗәгать итте. Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне контрольгә алды.

5 февральдә Казанның Липатов сайлау округында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашында халык белән очрашу узды. Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортына Совет районы халкы җыелган иде. Депутатлар һәм район башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев 2024 елдагы эш йомгаклары турында сөйләделәр, 2025 елга планнар турында фикер алыштылар, халык сорауларына җавап бирделәр.

5 февральдә Дәүләт Советы депутатлары Мәгъзүм Сәлахов һәм Шамил Яһудин Чирмешән муниципаль районы Советы утырышында катнаштылар.  Сессиядә төп доклад белән район башлыгы Рамил Айбатов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, хисап елы йомгаклары буенча социаль-икътисади үсеш рейтингында район 45 муниципаль берәмлек арасында 29 нчы урыннан 17 нче урынга күтәрелгән. 2024 елда тулай территориаль продукт күләме 49 млрд сумга якын тәшкил иткән. 25 федераль һәм республика программалары кысаларында районның 50 объектында 1 млрд 600 млн сумлык төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта район үзәгендә чистарту корылмалары төзү буенча проект-смета документациясе әзерләнгән. Объектның бәясе якынча 300 млн сум тәшкил итә. Утырыш азагында иң яхшы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

5 февральдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Алексеевск муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2024 ел йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар булды. Доклад белән район башлыгы Сергей Демидов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, социаль-икътисадый үсеш рейтингында Алексеевск районы республика буенча 12 нче урында тора. 2024 елда районда әһәмиятле вакыйгалар булган: район үзәк хастаханәсе һәм азык-төлек блогы капиталь ремонтланган, Чуваш Майнасы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм Кыр Шынталысы авылында комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылган. Шулай ук йөк елга порты төзелешенә дә старт бирелде, 2030 елга йөк әйләнеше буенча аның куәте 12 млн.тонна тәшкил итәчәк.

Алексеевск районына сәфәре кысаларында Рәсим Баксиков  «Кайгырту» балалар приютында булды. Депутат учреждениедә тәрбияләнүчеләр һәм анда укытучылар белән очрашты, үзенең тормыш юлы турында сөйләде.

5 февральдә Дәүләт Советы депутаты, «Халык фронты» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов махсус хәрби операция  зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрүдә катнашты. Йөк составында – Татарстан Республикасы шәфкать туташлары ассоциациясе ярдәмендә сатып алынган тактик беренче ярдәм аптечкалары, медицина препаратлары, бәйләү материаллары. Гуманитар йөкне хәрби хезмәткәр озата бара, ул волонтерларга һәм республикада яшәүчеләргә рәхмәт белдерде.

5 февральдә Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов Нурлат районында яшәүчеләрне онлайн-кабул итте. Депутатка 2 кеше реабилитацияләүнең техник чараларын алу һәм шәһәр инфраструктурасын үстерү сораулары белән мөрәҗәгать итте. Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне эшкә алды.

4 февраль И.В.Әү хәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә педагогик совет уздырылды, анда беренче яртыеллыкта белем бирү процессына йомгаклар, укучыларның уңышлары, аларның чараларда катнашуы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чарада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Үзенең чыгышында ул көллият казанышларын, студентларны әзерләүнең югары дәрәҗәсен һәм уку программаларын даими яңартырга кирәклеген билгеләп үтте. Шулай ук Лилия Маврина И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте коллективына ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Депутат педагогларга укучыларны укытуга һәм тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен зур рәхмәт белдерде.

4 февральдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Кайбыч районыда эш сәфәрендә булды. Депутат район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә гражданнарны кабул итте.  Очрашуда авыл урамнарын төзекләндерү һәм хоккей тартмаларын кую  мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

4 февральдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Әтнә муниципаль районы Советының 2024 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2025 елга планнарга багышланган утырышында катнашты. Депутат шулай ук тыл ветераны, Күшәр авылында яшәүче Асия Сабировага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медален тапшырды.  Шул ук көнне депутат Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалыкта гражданнар җыенында катнашты.  

4-5 февральдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты урынбасары Нәҗип Хаҗипов Азнакай муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Депутат район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак һәм җир мәсьәләләрен хәл итүгә, эшкә урнаштыруга һәм торак-коммуналь хуҗалыкка кагыла. Алар барысы да җентекләп каралды һәм, район башлыгы билгеләп үткәнчә, билгеләнгән вакытта хәл ителәчәк. Нәҗип Хаҗипов шулай ук район Советының 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган утырышында катнашты. Моннан тыш, депутат катнашында  махсус хәрби операция зонасына һәм Лисичанск шәһәре халкына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде.

3 февральдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллы шәһәренең 58, 59 һәм 60 нчы комплексларында яшәүчеләр белән очрашты. Очрашу Үзәк районы башлыгы Фидәрис Хәбибуллин катнашында узды. Ул үз чыгышында 2024 ел нәтиҗәләре турында сөйләде. Район башлыгы «Безнең ишегалды» республика программасы буенча автокала микрорайоннарында йортларны төзекләндерү мәсьәләләренә аерым тукталды. Халык шулай ук аерым ишегалды территорияләрен яңартуга кагылышлы сораулар да бирде.   

3 февральдә Дәүләт Советы депутатлары Мәгъзүм Сәлахов һәм Шамил Яһудин Нурлат районының Мамык һәм Төрнәс авыл җирлекләрендә халык җыеннарында катнаштылар. Авыл җирлекләре башлыклары үзара салым программасы кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Халыкны борчыган мәсьәләләр арасында-коммуналь инфраструктура, юлларны ремонтлау һәм территорияләрне төзекләндерү.

3 февральдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов Чистай районында булды, анда ул гражданнар җыенында катнашты.

3 февральдә Ватанны саклаучылар елы кысаларында Казанның 102 нче гимназиясендә махсус хәрби операциядә һәлак булганнар  истәлегенә ике «Геройлар партасы» ачылды. Чарада Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова һәм Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабеддинов катнашты.

Парталарның берсе «Алга» батальоны сугышчысы Руслан Ханановка багышлана. Ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Тагын бер герой – капитан Антон Шмелев, аның бик күп бүләкләре бар, шул исәптән III дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге батырлык өчен» һәм «Кырымны кире кайтаган өчен» медале. Ул шулай ук  үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

1 февральдә Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә Яшел Үзән суднолар төзү көллиятендә капиталь ремонт барышын, шулай ук студентлар тулай торагы төзү өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлеген карады. Көллиятне ремонтлауга 2025 елда 196,5 млн сум бүлеп бирелгән.

31 гыйнварда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Кайбыч районына эш сәфәре кысаларында Олы Кайбыч авыл җирлегенең гражданнар җыенында катнашты. Депутат халыкка республиканың социаль-икътисадый үсеше турында мәгълүмат бирде, 2025 елга куелган бурычлар белән таныштырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International