Депутатларның округларда эшчәнлеге

2025 елның 14 феврале, җомга, 13:12

Татарстан Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында катнашты, тыл ветераннары белән очрашты, парламент дәресләре үткәрделәр. 

14 февраля заместитель председателя Комитета по бюджету, налогам и финансам Камиль Нугаев выступил с приветственным словом на международной научно-практической конференции «Насыйри укулары» («Насыровские чтения»). Мероприятие прошло в образовательной школе № 80 имени Каюма Насыри в Казани и было посвящено 200-летию со дня рождения выдающегося татарского ученого, просветителя и педагога Каюма Насыри (1825–1902). Основная цель конференции заключается в развитии исследовательских и творческих способностей учащихся, а также в совместной научно-исследовательской и инновационной деятельности школьников и педагогов на основе изучения теоретических и методических трудов великого татарского просветителя. В завершение своего выступления Камиль Нугаев вручил благодарственное письмо от Председателя Государственного Совета Республики Татарстан коллективу школы № 80 города Казани.

14 февральдә Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова эш сәфәре белән Тәтеш районында булды. Ул узган елның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм быелга планнарны билгеләүгә багышланган Тәтеш муниципаль районы Советы утырышында катнашты. 

14 февраля председатель Комитета по экологии, природопользованию, агропромышленной и продовольственной политике Азат Хамаев принял участие на отчетной сессии Мензелинского района.  По итоговому республиканскому рейтингу АПК район занимает 14 место и на 7 увеличил позиции к прошлому году. Бюджет района пополняется по двум направлениям: доходы, собранные в  районе, и  финансовая поддержка республики. Бюджет на десять месяцев был успешно исполнен. Основную его часть составляет подоходный налог с физических лиц. Его сбор выполнен на  107  процентов.
Бюджет района на  будущий год запланирован в  размере 1445 миллионов рублей.

13 февральдә Ленин исемендәге мәдәният йортында «герой атасы» дип аталган патриотик фотокүргәзмәне тәкъдим итү булды. Чарада социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова һәм Дәүләт Советы депутаты Рамил Әхмәтов катнашты. Күргәзмә чын-чынлап Ватанны саклаучыларны тәрбияләүдә гаиләнең ролен күрсәтә. Һәр сурәт хәрбиләрнең батырлык юлын тасфирлый. Тантанада Ольга Воронова «Ватан варислары» проекты кысаларында үткәрелә торган «Геройлар вакыты» яңа патриотик конкурс башлануы турында игълан итте. Конкурс 2025 елның 23 февраленнән 15 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

13 февраль көнне Баулы районында Бцек Ватан сугышы ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" медальләрен тапшыру тантанасы булды. Район башлыгы Ильяс Гозәиров белән берлектә узган чарада икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов катнашты. Районда иң беренче булып  медальләрне Бөек Ватан сугышында катнашкан Аркадий Брехов, Иван Поликушин, Халик Кәримов, шулай ук тыл хезмәтчәннәре Сергей Балашов, Серафима Балашова һәм Михаил Егоровларга тапшырдылар.  «Бу медаль фронтта Ватанны саклаучылар  гына түгел, җимерелгән шәһәрләрне торгызучылар, икътисадны күтәрүчеләр һәм мәдәни традицияләрне саклаучылар истәлегенә дан җырлау", - диде Рәгать Хөсәенов.

13 февральдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Казанның 116 нчы лицеенда "Ватанга хезмәт итү - изге бурыч!" темасына парламент дәресе уздырды. Депутат укучыларга татарстанлыларның Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылдагы батырлыклары, безнең хәрбиләрнең махсус хәрби операциядә катнашуы турында сөйләде. Шулай ук волонтерларның гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

13 февральдә ТР Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова «Казан Агро» агросәнәгать комплексы казанышлары күргәзмәсендә булды. Чарада илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 300дән артык оешма катнаша. Күргәзмә мәйданчыкларында үсемлекчелек, терлекчелек, азык-төлек сәнәгате, АПКны цифрлаштыру, эшкәртү һәм тармакның башка төп юнәлешләре өлкәсендәге казанышларне күрергә мөмкин.   

12 февральдә Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин Буа муниципаль районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул «Сетевая компания» җәмгыятенең Буа электр челтәрләре филиалы коллективы белән очрашты, анда республиканың социаль-икътисадый үсеше турында чыгыш ясады, 2025 елга бурычлар белән таныштырды. Очрашу вакытында энергетиклар шәһәрне төзекләндерүгә кагылышлы сорауларны бирде.

12 февраль көнне Лаеш районында Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов Лаеш районының Комлы Кавал авылындагы «Гармония» күп профильле лицеенда батырлык дәресе үткәрде. Укучыларга сугыш киемнәре, ул чор кораллары һәм кирәк-яракларын күрсәттеләр. "Бу интерактив лекция аша без балаларга илдә төрле чорларда булган сугышлар турында сөйлибез. Биредә беренче бөтендөнья, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы костюмнары, 60 нчы, 70 нче еллар формасы, Әфганстан, Чечен сугышы киемнәре күрсәтелде. Әлбәттә, хәзер махсус хәрби операция зонасында булган егетләрнең формасы да тәкъдим ителә", - диде депутат.  Дәресләр «Бердәм Россия» нең «Тарихи хәтер» федераль партия проекты кысаларында уза.

12 февральдә социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Дәүләт Советы депутатлары Владимир Вавилов һәм Айрат Зиатдинов катнашында Республика балалар клиник хастаханәсе медицина советының йомгаклау утырышы булды. Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов үз чыгышында хастаханәнең узган елгы эшчәнлеге төп күрсәткечләрен яктыртты, кардиохирургия, онкогематология, неонатология өлкәсендәге, шулай ук телемедицина консультацияләренең активлашуын, 3D модельләштерү өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте. Республика балалар клиник хастаханәсенең балаларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча әйдәп баручы үзәк буларак ролен ассызыклады. Светлана Захарова иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

12 февральдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Апас районының Үтәмеш авылында яшәүче Хәйретдин Сәлаховка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален тапшырды. Җәй 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Бөек Ватан сугышы ветераны «Апасның мактаулы кешесе»исеменә лаек булды. 18 яшендә Хәйретдин Сәлахов сугышка китә, Сталинград янында, Курск дугасында сугыша, берничә тапкыр каты яраланган. “Безгә тыныч тормыш бүләк итүегез өчен зур рәхмәт", - диде Марат Әхмәтов медаль тапшырганда.

12 февральдә Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин катнашында Казан дәүләт аграр университетында Минск трактор заводының уку үзәге ачылды. Чарада университет һәм «МТЗ» оешмасы  арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешүнең максаты-белем бирү сыйфатын яхшырту һәм Татарстанның хезмәт базары таләпләренә туры килү өчен үзара хезмәттәшлек итү.

12 февральдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Әгерҗе муниципаль район Советының 2024 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау утырышында катнашты. Утырыш башланыр алдыннан катнашучылар мәдәният сарае фойесында оештырылган район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.

12 февральдә Дәүләт Советы депутаты Наил Залаков Чистай муниципаль районы Советының 2024 ел йомгакларына һәм 2025 елга бурычларга багышланган утырышында катнашты. Төп доклад белән район башлыгы Дмитрий Иванов чыгыш ясады.

11 февральдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов гражданнарны кабул итте. Сөйләшү барышында татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерү, танылган композиторларның мирасын мәңгеләштерү мәсьәләләре, шулай ук халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең сыйфатына кагылышлы проблемалар турында фикер алыштылар.

11-12 февральдә мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Осиново һәм Васильево бистәләре советларының хисап сессияләрендә катнашты.

11 февраль Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин Чаллы шәһәренең Автозавод районы администрациясе вәкилләре белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Старкованың хәлен белде. Ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медале тапшырылды. 5 мартта Нина Старковага 94 яшь тула. “Безнең өчен Нина Старкова  тормыш сөючәнлек һәм ныклык үрнәге булып тора", - дип билгеләп үтте Владимир Чагин.

10 февральдә Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, Чаллы шәһәренең Үзәк районы башлыгы Фидәрис Хәбибуллин белән бергә, тыл ветераннары Ольга Варламова һәм Федосья Ракитинага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медален тапшырдылар. "Алар безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән чын каһарманнар. Бу  көннәрдә без аларга тиңдәшсез батырлыклары өчен ихлас рәхмәтебезне белдерергә омтылабыз», - дип билгеләде Олег Николаев.

10 февральдә Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова һәм Руслан Шиһабетдинов Казан шәһәренең Идел буе районында сайлаучылар белән очрашуда катнаштылар. Депутатлар һәм хакимият вәкилләре гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады. 2024 елда Татарстан Республикасында илкүләм  проектларны гамәлгә ашыруга 47 млрд сум акча юнәлдерелгән. 311 социаль объект төзелгән һәм реконструкцияләнгән, медицина һәм мәгариф учреждениеләре өчен җиһазлар сатып алынган. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 10 млрд сумга 835 ишегалды төзекләндерелгән. Казанда Галиәскәр Камал дәүләт академия театрының яңа бинасы, шулай ук «Елмай» балалар паркы төзелеше тәмамлана. Юлларны төзекләндерү өчен 83 млрд сум бүленә.

7 февральдә Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова ТР Инвестицион үсеш агентлыгында Буа районына инвестицияләр җәлеп итүгә багышланган «муниципаль сәгать» проектында катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. "Авыл хуҗалыгын һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү Буа районы икътисадында төп роль уйный. Монда агросәнәгать комплексы предприятиеләре уңышлы эшләп килә. Район яңа инвесторлар җәлеп итү өчен югары мөмкинлеккә ия", - дип ассызыклады Ләлә Кәдермәтова.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International