Марат Әхмәтов Тәтеш муниципаль районы Советы утырышында катнашты

2025 елның 14 феврале, җомга, 16:10

Бүген Тәтеш шәһәрендә 2024 елга йомгак ясауга һәм 2025 елга планнарга багышланган Тәтеш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов узган елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгаклар һәм агымдагы елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясаганда, район икътисадының нигезен аграр тармак тәшкил итүен ассызыклады. Бер елда 5 млрд 760 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Уңайсыз һава шартларына карамастан, Тәтеш игенчеләре 180 мең тоннадан артык бөртекле культуралар җыя алган, уртача уңдырышлылык гектарына  39,9 ц.   488 мең тонна шикәр чөгендере үстерелгщн. Тәтеш районы бөртекле һәм шикәр чөгендере уңышы буенча республикада лидер булып тора. 2024 елда тулай территориаль продукт күләме 20% ка арткан. Районның эре һәм урта предприятиеләре буенча уртача айлык хезмәт хакы 16% ка арткан, бер кешегә туры килгән акчалата керем 15% ка арткан.

Сәнәгать җитештерүе индексы үсеше бер елда 104,8% тәшкил иткщн, 9 млрд сумнан артык  продукция җибәрелгән.

Рәмис Сафиуллов шулай ук гражданнарга үзара салым салу, җәмәгать урыннарын төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук районның махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнашуы, махсус хәрби операцияда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүе турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, МХО зонасына Тәтеш районыннан гомуми суммасы миллиард сумга якын булган ике мең тоннадан артык йөк җибәрелгән.  

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район Советы депутатларын һәм Тәтеш районының хуҗалык активын республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, тәтешлеләрнең Татарстанның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүләрен билгеләп үтте. "Авыл хуҗалыгы, бигрәк тә үсемлекчелек буенча сез республикада иң яхшылар, - диде ул. – Бөртеклелектәге уңышлары һәм шикәр чөгендере җитештерү буенча ярты миллионлык күрсәткече аркасында Тәтеш районын республикада иң "икмәкле" район дип атар идем. Авыл хуҗалыгының башка тармакларындагы уңышларыгыз сөендерә".

Марат Әхмәтов район җитәкчелегенә һәм барлык тәтешлеләргә хезмәтләре һәм туган җирләренә сакчыл мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдереп, аларга уңышлар һәм уңышлар теләде.

Совет утырышы ахырында районның иң яхшы кешеләренә дәүләт, хөкүмәт һәм район бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Ләлә Кадермәтова катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International