Лилия Маврина парламент дәресләре үткәрде

2025 елның 18 феврале, сишәмбе, 15:19

Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казанның 125нче гимназиясе һәм Мәгълүмати технологияләр көллияте укучылары өчен парламент дәресләре үткәрде. Студентлар һәм мәктәп укучылары белән очрашулар республика парламентында узды. 

Укучы яшьләр вәкилләре республикада дәүләт хакимиятенең югары закон чыгару органы эшчәнлеге белән таныштылар һәм «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дигән парламент дәресендә катнаштылар. Очрашуларда шулай ук Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев катнашты.

Лилия Мавринаның МТК студентлары белән очрашуы парламент үзәге буйлап экскурсиядән башланды. Көллият укучылары парламентаризм тарихы музеенда, китапханәдә, Дәүләт Советының утырышлар залында, матбугат конференцияләре залында булдылар. Дәүләт Советын төзү тәртибе һәм аның составы, парламент комитетлары һәм комиссияләре, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, закон чыгару эшчәнлеге һәм депутатларның округлардагы эше турында сөйләгәндә, Дәүләт Советы Секретаре парламентның дәүләт хакимияте органнары арасында иң ачыгы булуын ассызыклады. Парламент дәресе темасына күчеп, Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан игълан ителүе символик мәгънәгә ия, шуңа күрә парламент дәресенең темасы итеп «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дигән патриотик өндәмә сайланган.

125нче гимназиянең 9-11 сыйныф укучылары өчен парламент дәресе мәктәп җитәкчелеге инициативасы белән парламент бинасында узды. Казан краенда һәм Татарстанда парламентаризмның барлыкка килү һәм аякка басу тарихы буенча лекция тыңлаганда, укучылар аерым вакыйгалар тарихы һәм тарихи шәхесләрнең республикада халык хакимияте үсешенә керткән өлеше белән кызыксындылар.

Дәрестә сүз Совет халкының Икенче бөтендөнья сугышында җиңүгә керткән хәлиткеч өлеше, махсус операциядә катнашучыларның - Ватаныбызны саклаучыларның каһарманлыгы, шулай ук интернетта һәм социаль челтәрләрдә ялган мәгълүматка һәм шикле хәбәрләргә каршы тору зарурлыгы турында барды. Депутат Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итүе турында сөйләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International