Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында законга үзгәрешләр кертелә

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 12:41

«2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты  бүгенге утырышта өч укылышта кабул ителеп ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка имзага җибәрелде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев аңлатып үткәнчә, 2020 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертү авиациядән файдаланып медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә торган бюджетара трансфертлар күләмен 14,6 млн сумга, шулай ук Россия Федерациясе башка субъектларының территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары бюджетларыннан өстәмә кертемнәрне 150,0 млн сумга арттыруга бәйле. Тиешле үзгәрешләр Фонд бюджетының чыгымнар өлешенә дә кертелә.

Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, Фондның керемнәре һәм чыгымнары түбәндәге күләмдә күздә тотыла: 2020 елга – 57 811,3 млн. сум; 2021 елга – 60 716,0 млн. сум; 2022 елга – 63 629,9 млн.сум.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International