Саба, Мамадыш районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре мәктәпләрендә “Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!” дип аталган парламент дәресләре узды

2025 елның 21 феврале, җомга, 12:31

Саба һәм Мамадыш районнары мәктәпләрендә Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!” дип аталган парламент дәресләре узды.

Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган  парламент дәресендә Дәүләт Советы депутатлары Данис Шакиров һәм Нияз Аитов, Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, җирлек башлыгы Расих Хәсәнов катнашты.

Дәрестә депутатлар Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, гражданнарның илнең сәяси тормышында актив катнашуының әһәмияте турында сөйләделәр.

Укучылар ил тормышында гражданнарның катнашуы, ватанпәрвәрлек һәм Ватанга хезмәт итү темасына фикер алыштылар, депутатларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Республиканың Мамадыш районы Красная Горка урта мәктәбендә “Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!”  темасына парламент дәресе 8-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелде.  Дәрестә Дәүләт Советы депутаты, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов, Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина катнашты.

Дәрестә Ватанга хезмәт итү турында фикер алыштылар. Укучылар Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгаларына “чумдылар”, геройларның батырлыклары турында сөйләделәр.

Рөстәм Усманов укучылар белән Ватанга хезмәт итүнең нәрсә икәнлеге турында фикерләре белән уртаклашты. Югары сыйныф укучыларына спикерның һөнәри эшчәнлеге ничек башлануын,  кайчан да булса депутат булачагын күз алдына китергәнме-юкмы икәнен, Дәүләт Советы каравына аның нинди закон проекты тәкъдим иткәнен, мәктәп елларында аның өчен кем герой булганын, фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясен нәрсә өчен алганын белү кызык булды.

Красная Горка мәктәбендә парламент дәресендә шулай ук махсус хәрби операциядә Ватан алдында гражданлык бурычын үтәп һәлак булган чыгарылыш укучыларын бер минут тынлык белән искә алдылар.  

"Безнең бурыч –  геройларыбызны истә тоту һәм хөрмәт итү, тарихны белү.   Төрле чорларда сугыш кырларында Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган кешеләрнең батырлыгы алдында баш иябез һәм аларга карата рәхмәт хисләре буыннан - буынга тапшырыла”, – диде депутатлар. Алар шулай ук  Дәүләт Советы структурасы һәм депутат эшчәнлеге, гражданнарның илнең сәяси тормышында актив катнашуының әһәмияте турында сөйләделәр.

Парламент дәресе кысаларында узган «Тарих битләре – Изге эш – Ватанга хезмәт итү» интеллектуаль уены вакытында укучылар Россия Геройлары, дәүләт бүләкләре һәм Бөек Ватан сугышының  хәлиткеч мизгелләре турындагы белемнәрен күрсәттеләр.

Дәүләт Советы депутаты Алексей Созинов Казанның 179 нчы гимназиясенең 9-11 нче медицина сыйныфлары укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Алексей Созинов мәктәп укучыларына совет халкының икенче бөтендөнья сугышында Җиңүгә керткән өлеше һәм замандашларының – махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы турында сөйләде. Дәрес алдыннан гимназиядә уздырыла торган смотр кысаларында 8 класс укучыларының тантаналы рәвештә марш белән узуы бу чараның үзенчәлекле атмосферасын һәм әһәмиятен ассызыклады.

Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин Чаллы шәһәренең 35 нче мәктәбендә парламент дәресе үткәрде. Ул укучыларга татарстанлыларның фронтта һәм тылдагы батырлыклары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, гуманитар ярдәм җыючы волонтерлар турында сөйләде. "Балаларга җиткерәсе килгән мөһим фикер – Ватанга төрлечә хезмәт итәргә мөмкин. Һәркем ил өчен мөһим нәрсә эшли ала. Моның өчен олы кеше булганны көтү мәҗбүри түгел», – диде  депутат.

Парламент дәресе – Дәүләт Советының, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгарифне үстерү институтының укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә торган уртак проекты. 2025 елда Татарстанда парламент дәресе инде унҗиденче тапкыр оештырыла.

Быел "Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!" дип аталган парламент дәресе  республиканың барлык мәктәпләрендә 17-28 февраль көннәрендә уза.

Дәресләрдә Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы, шәһәр һәм район Советлары депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, МХОда катнашучылар, сугыш һәм хезмәт ветераннары катнаша.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International