«Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» темасына парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә узды

2025 елның 1 марты, шимбә, 09:20

Татарстанда парламент дәресләре декадасы тәмамланды, ул 17-28 февральдә республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы, шәһәр һәм район советлары депутатлары катнашында узды. Быел парламент дәресе Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Дәреснең темасы – «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!».

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров 19 февральдә Казанның 150 нче урта мәктәбендә парламент дәресе үткәрде. Дәрестә ватандашларыбызның батырлыклары турында фикер алыштылар, укучылар тарихтан һәм бүгенге көннән мисаллар китерделәр.

18 февраль көнне Яңа Чишмә гимназиясендә 7 сыйныф укучылары өчен парламент дәресен Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев үткәрде. Балалар патриотик тәрбия, традицияләрне һәм геройлар турындагы хәтерне саклау зарурлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Парламентарий балаларны тарихны белергә һәм өйрәнергә, җиңүче бабаларыбыз турында истәлекне сакларга һәм аларның лаеклы варисы булырга омтылырга чакырды.

19 февраль көнне Марат Галиев Әлмәт шәһәренең 24 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресе үткәрде.

26 февраль көнне Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц Киров районының Яңа Аракчино микрорайонындагы 8 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Дәрестә укучылар Ватанга хезмәт итү нәрсәне аңлата дигән сорауга җавап эзләделәр. Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытып, законнарны үтәп һәм безнең уртак тарихыбызны хөрмәт итеп, Ватанга тыныч хезмәт белән дә хезмәт итәргә мөмкин. Депутат балаларга Казан дары заводы эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышы елларында һәм хәзерге вакытта завод хезмәткәрләренең хезмәте турында сөйләде.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Зеленодольск шәһәренең 1 нче лицеенда парламент дәресендә катнашты. «Ватан»  сүзе безнең һәрберебез өчен нәрсә аңлата һәм  нәрсә ул «Ватанга хезмәт итү»? Иң мөһиме – Ватанга мәхәббәт, намуслы хезмәт, гражданлык, һөнәри һәм хәрби бурычка тугрылык, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, законлылыкны саклау, тарихка хөрмәт – болар барысы да Ватанга намуслы хезмәт итүдә тыгыз үрелеп бара», – дип басым ясады Ирина Терентьева.

Дәрес вакытында балаларга әлеге лицейда укыган,  махсус хәрби  операция барышында һәлак булган Григорий Исаев һәм Евгений Черновның батырлыклары турында сөйләделәр.

26 февральдә Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кадермәтова катнашында парламент дәресе Буа районының Карлы төп белем бирү мәктәбендә узды. Укучылар үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән республика программалары һәм проектлары белән таныштылар. «Без үсеп килүче буынга хәтер эстафетасын тапшырырга, аларга Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган совет кешеләренең бөеклеген һәм фидакарьлеген күрсәтергә тиешбез. Балаларда патриотлык тәрбияләп, рухи-әхлакый сыйфатлар да тәрбиялибез», – диде Ләлә Кадермәтова.

28 февраль көнне Ләлә Кадермәтова Тәтешнең Советлар Союзы Герое П.С. Ханжин  исемендәге 1нче мәктәбендә парламент дәресе үткәрде.  Укучылар Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган бабаларыбызның батырлыклары турында истәлек-хәбәрләр белән уртаклаштылар.

Чаллы шәһәренең 42 нче лицеенда 10 нчы сыйныф укучылары өчен парламент дәресе Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов катнашында узды. Дәрес уен  форматында узды, анда укучылар, ватандашларының батырлыкларын искә алып, тематик биремнәр башкардылар.

19 февраль көнне Чистай балалар йортында Дәүләт Советы депутаты Наил Залаков катнашында парламент дәресе узды. «Безнең ил һәм россиялеләр өчен буыннар бәйләнеше һәрвакыт мөһим булды һәм булачак, –  дип басым ясады Наил Залаков,  – Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән бергә парламент дәресе кысаларында 80 ел элек Ватаныбызны яклаучыларны һәм бүген моны эшләүчеләрне искә төшердек».

Чистай балалар йорты бүген махсус операциядә катнашучыларга бөтен көче белән ярдәм итә  – балалар үзләре маскировка челтәрләре үрәләр, оекбашлар бәйлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар.

14 февральдә Нурлат шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов парламент дәресе үткәрде. Депутат Татарстанның күпмилләтле халкының тарихи мирасын саклауның мөһимлеген билгеләп үтте, җиңүчеләр буынының батырлыгын истә тотарга һәм, укуны һәм үсешне дәвам итеп, аларның лаеклы варисы булырга омтылырга чакырды.

Баулы районының Кызыл Яр авыл мәктәбендә узган парламент дәресендә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов катнашты. Мәктәп укучылары белән очрашу бәхәс мәйданчыгына әверелде, ул Ватанга хезмәт итүнең һәрберебездән җаваплылык һәм актив гражданлык позициясе таләп итә торган изге эш икәнлеген тагын бер кат раслады. Укучылар белән Россия тарихындагы истәлекле даталар һәм мөһим хәрби вакыйгалар, шулай ук хәзерге заман геройлары турында сөйләштеләр.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Буа шәһәренең 5 нче гимназиясендә парламент дәресендә катнашты. Дәрес кысаларында шулай ук тематик күргәзмә оештырылды. «Парламент дәресе аша без тагын бер кат фидакарьлек, бердәмлек һәм чын патриотизм үрнәге күрсәткән совет халкының батырлыгына сакчыл караш, хөрмәт мөһимлеген ассызыкларга телибез, – дип  белдерде Ринат Гайзатуллин. – Дәресне үткәрү формаларының елдан-ел яхшыруы, укучылар белән аралашу камилләшүе, аларның иҗади потенциалы үсүе сөендерә».

Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов Казанның 80 нче мәктәбе укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Депутат хәрби батырлык, патриотизм, гражданлык һөнәри һәм хәрби бурычка тугрылык турында сөйләде, шулай ук Татарстан Республикасында парламентаризмның барлыкка килү тарихы, парламент эше, Россия Федерациясенең башка субъектларының закон чыгару органнарыннан аермалары турында сөйләде.

Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева Яшел Үзәннең 7нче мәктәбендә, 3нче гимназиядә, М.В. Ломоносов исемендәге 18нче лицейда һәм А. С. Пушкин исемендәге 9нчы лицейда парламент дәресләрендә катнашты. «Парламент дәресләре – патриотик тәрбиянең мөһим коралы, ул яшьләргә үз илен, аның тарихын һәм мәдәниятен, шулай ук иҗтимагый тормышта үз ролен яхшырак аңларга ярдәм итә. Мондый дәресләрдә алган белемнәре һәм тәҗрибәләре аша яшьләр илебез үсешенә һәм аның чәчәк атуына үз өлешләрен кертергә сәләтле аңлы һәм актив гражданнарга әверелә»  –  дип шәрехләде Рузилә Тимергалиева.

Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов Казанның 113 нче мәктәбендә парламент дәресе үткәрде. 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары фашизмга каршы көрәштә төп авырлыкны үз өсләренә алган, үзләренең изге бурычларын батырларча һәм лаеклы үтәгән кешеләрнең әхлакый батырлыклары тарихын кызыксынып өйрәнделәр.  Дәрес вакытында депутат чынбарлыкка да кагылды, яшьләр белән махсус хәрби операция вакытында сугышчыларның батырлыгы турында фикер алышты.

27 февраль көнне Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Актанышның 1 нче урта мәктәбендә булды. Парламент дәресе биредә 9-10 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Дәрес барышында гражданлык, патриотлык һәм җәмгыять алдында җаваплылык мәсьәләләре каралды. Шул ук көнне мәктәптә махсус хәрби операция барышында һәлак булган, әлеге мәктәпне тәмамлаган  егетләргә  багышланган «Хәтер дивары»н ачу тантанасы узды. Бу мемориал – Ватан өчен гомерләрен биргән яшьләрнең батырлыгына һәм фидакарьлегенә хөрмәт.

Дәүләт Советы депутаты Айрат Сафин Казандагы Хәрби – патриотик белем бирү үзәге булган А.И. Чехов исемендәге 67 нче мәктәп укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Депутат  укучылар белән Ватанга хезмәт итүнең нәрсә икәнлеге турында фикер алышты. Бу – аның чикләрен саклау гына түгел, бәлки илнең үсешенә, аның тарихына һәм мәдәниятенә, икътисадый тотрыклылыгына фән һәм сәнәгать вәкилләренең көндәлек тыныч хезмәте аша өлеш кертү дә.

Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров Казанның 187 нче күппрофильле лицеенда узган парламент дәресендә катнашты. Дәрес барышында патриотизмны үстерүнең мөһимлеге мәсьәләләренә кагылдылар, үзләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кешеләр турында сөйләштеләр, гади кешенең үзен ничек күрсәтә һәм уртак эшкә ни рәвешле өлеш кертә алуы турында фикер алыштылар.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Азнакай шәһәре гимназиясе һәм 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен парламент дәресләрендә катнашты. Дәресләрдә ватанпәрвәрлек, гражданлык җаваплылыгы, күпмилләтле Россия халкы, Россия тарихы һәм кече Ватаныбыз өчен горурлык хисе формалаштыру мәсьәләләре күтәрелде. 

Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 77 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган парламент дәресендә кунакта булды.

Чаллы шәһәренең 42 нче лицеенда парламент дәресе Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов катнашында узды. Дәрестә Ватаныбыз язмышы өчен җаваплылык, актив гражданлык позициясе формалаштыру һәм Россия Федерациясенең дәүләт кыйммәтләренә хөрмәт мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

18 февральдә  Лаеш районының Мәхмүт Гәрәев исемендәге Габиш урта белем бирү мәктәбендә Дәүләт Советы депутаты Валерий Миронченко парламент дәресе кунагы булды. 

Шул ук көнне Казанның 64нче мәктәбе укучылары өчен парламент дәресен Дәүләт Советы депутаты Артур Габделҗанов үткәрде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Кама Тамагы мәктәбендә узган парламент дәресендә катнашты. Депутат билгеләп үткәнчә, парламент дәресе мөһим социаль темалар буенча фикер алышу өчен мәйданчык булган, ул тагын бер кат Ватанга хезмәт итүнең һәрберебездән җаваплылык һәм ил тормышында актив позиция таләп итә торган изге эш булуын раслаган. «Мондый чаралар укучыларда гражданлык позициясе һәм традицияләргә хөрмәт формалаштырырга ярдәм итә, шулай ук җәмгыять тормышында актив катнашырга  омтылыш уята»,  – дип  белдерде  Леонид Якунин.

Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы укучылары белән очрашты. Парламент дәресе барышында мәңгелек кыйммәтләр, зирәклек һәм тормыш өстенлекләре турында сөйләштеләр. Кадетлар белән аралашу Росквиз уены форматында узды. Укучылар герой-шәһәрләр, мөһим сугышлар һәм Бөек Ватан сугышы этаплары турында белемнәрен күрсәттеләр.

Геннадий Николаевич билгеләп үткәнчә, Татарстан кадетлар корпусына Ватанны саклаучылар белән очрашуга килү һәрвакыт күңелле. «Бу егетләр кадетлар исемен аклый, – дип ассызыклады Геннадий Глушков,  –  инде хәзер үк дисциплина, җаваплылык һәм куелган бурычларны үтәүгә җитди караш күрсәтәләр. Еллар узган саен бу күнекмәләрнең артуын  телибез».

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә шәһәре гимназиясендә  һәм 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, шулай ук Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә узган парламент дәресләрендә катнашты.

28 февральдә парламент дәресе Алексеевск муниципаль районының Советлар Союзы Герое И.Е. Кочнев исемендәге 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбендә үтте. Анда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков катнашты.

25 февральдә Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» темасына парламент дәресе  Әлмәт шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә уздырылды. Аны Дәүләт Советы депутаты Вадим Гыйләҗев үткәрде.

Дәүләт Советы депутаты Рушан Минһаҗев Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 60 нчы мәктәбендә булды, анда «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!»  темасына парламент дәресе уздырды. Очрашу барышында Рушан Илдус улы 11 нче сыйныф укучылары белән махсус хәрби операциядә алган тәҗрибәсе, сугышчан иптәшләренең батырлыклары, армиядә хезмәт итүләре, депутатлар корпусындагы эшләре белән уртаклашты. Балалар дискуссиядә актив катнаштылар, күп сораулар бирделәр һәм патриотизм турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.

19 февральдә Казанның 179 нчы гимназия - мәгариф үзәгендә Дәүләт Советы депутаты Алексей Созинов парламент дәресе үткәрде. Дәрестә 9-11 сыйныфлардан җитмешләп укучы катнашты.

Парламент дәресе – Дәүләт Советының, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм мәгарифне үстерү институтының укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә торган уртак проекты. Быел Татарстанда парламент дәресе инде унҗиденче тапкыр оештырылды.

Хәзерге вакытта парламент дәресе кысаларында укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, иншалар, эсселар, видеороликлар, мәктәп проектлары һәм тикшеренү эшләре) һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурслары уза, алар 31 мартта тәмамланачак. Һәр конкурсны уздыру турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган. Конкурсларга йомгак гадәттәгечә апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясалачак. Бүләкләү тантанасы парламентта узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International