Парламентның социаль челтәрләрендә республика Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланган проектлар старт алды

2025 елның 4 марты, сишәмбе, 11:14

Быел март аенда республика Дәүләт Советына 30 ел тула. 1995 елның 30 мартында Татарстан АССР Югары Советының хокукый варисы булган беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы була.

Дәүләт Советы утыз ел эшләү дәверендә республиканың яңа тарихы язылды, республиканың хәзерге законнарына нигез салынды, Татарстанның социаль-икътисади уңышларының хокукый нигезе формалашты. Милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны, Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту узган елларның һичшиксез казанышы булды. Дәүләт Советы, нигездә, республиканың алдагы парламентларының иң яхшы традицияләренә тугры калды, дәүләт хакимиятенең барлык тармаклары арасында конструктив хезмәттәшлек практикасын дәвам итте, илнең бердәм хокукый кырын формалаштыруга саллы өлеш кертте.

Бу мөһим вакыйга алдыннан парламентның рәсми бергәлекләрендә «ВКонтакте» һәм Telegram социаль челтәрләрендә республика парламентаризмы тарихына багышланган проектлар сериясенә старт бирелде.

Аларның беренчесе сезнең өчен Дәүләт Советы тарихыннан 30 кызыклы факт һәм Татарстанның бүгенге йөзен билгеләгән иң мөһим законнар турында сөйләүдән гыйбарәт.

Икенчесе - “Бер экспонат тарихы" республика парламентаризмы музеенда саклана торган уникаль предметлар һәм документлар турында сөйли.


 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International