Фәрит Мөхәммәтшин: "Махсус операциядә катнашучыларның һәм аларның якыннарының бер генә мөрәҗәгате дә җавапсыз калырга тиеш түгел, монда формаль якын килү була алмый"

2025 елның 12 марты, чәршәмбе, 18:37

Бүген Югары Ослан районында узган Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. 

"Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү республика дәүләт хакимияте органнары өчен беренче чираттагы бурыч булып тора, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, – махсус хәрби операциянең беренче көненнән Татарстанда Ватанны яклаучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча төрле чаралар комплексы эшләнде. Бүген бу эшкә барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җәлеп ителгән. Гуманитар линия буенча да зур эш алып барыла – фронтка, чик буе төбәкләрендә яшәүче  ватандашларыбызга ярдәм күрсәтелә, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре торгызыла. Әлеге бурычларны хәл итүгә республика тарафыннан 36 млрд сумнан артык акча җибәрелде инде".

Фәрит Мөхәммәтшин сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмаларына, кече һәм урта бизнес предприятиеләренә, иҗтимагый берләшмәләргә, уртак эшкә ихлас күңелдән һәм йөрәк кушуы буенча зур өлеш кертүче барлык татарстанлыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Хокукый җайга салуга килгәндә, парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, махсус операция башланганнан бирле республиканың 20дән артык норматив хокукый акты – махсус хәрби операцияда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чараларын күрсәтү һәм аларның статусларын ныгыту мәсьәләләрен җайга сала торган законнар һәм закон актлары кабул ителгән. Республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, Дәүләт Советы комитетлары һәм депутатлары тарафыннан аларның хокукларын киңәйтү һәм яклау мәсьәләләре даими рәвештә тикшерелә.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, СВО катнашучылары һәм ветераннары һәм аларның якыннарының мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. "Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Монда формаль якын килү ярамый", – дип ассызыклады парламент җитәкчесе.

Парламент Президиумы утырышының Югары Ослан районында уздырылуы да  очраклы түгел. Район башлыгы Евгений Варакин ике ел дәвамында республика вице-премьеры статусында Татарстан шефлыкка алган  шәһәрләрне торгызу эшләре белән җитәкчелек итте. Лисичанск өчен бу иң авыр вакыт иде.

"Махсус хәрби операция сугышчыларына, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итү – дәүләт күләмендә өстенлекле бурычларның берсе. Тулаем Республика һәм Югары Ослан районы һәрьяклы ярдәм күрсәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр, – дип билгеләп үтте Евгений Варакин. – Махсус хәрби операция башланганнан бирле Югары Ослан районы хәрби хәрәкәтләр зонасына 29 гуманитар конвой җибәрде. Эшмәкәрләр, волонтерлар, битараф булмаган халык ярдәме белән җыелган ярдәм 140 млн. сумнан артып китте". 

Районда СВОда катнашучыларның гаилә әгъзаларына да ярдәм күрсәтелә. Евгений Варакин әйтүенчә, Югары Осланның 89 гаиләсе утын белән тәэмин ителгән, 27се терлек өчен печән, 78е ашлык алган. Йортларны ремонтлау һәм газлаштыру мәсьәләләре хәл ителә, юридик ярдәм оештырылган.

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина республикада махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. Эшләү дәверендә фондка ярдәм сорап 28 меңнән артык СВО катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары мөрәҗәгать иткән.

Еш кына Фондка социаль ярдәм чараларын билгеләү, түләүләр, сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу, медицина, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итәләр. "Фондның социаль координаторлары – төп хезмәткәрләр, алар һәрвакытта да профессиональ консультацияләр бирәләр, теге яки бу ярдәм чарасын ничек алырга мөмкин икәнен билгелиләр һәм кешеләрдә ниндидер ташламалар алу белән проблемалар килеп чыкса, алар хәл ителгәнче озатып йөриләр, – дип сөйләде Гүзәл Удачина. – Шулай ук сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусын алу мәсьәләсе дә актуаль булып кала. Бу мәсьәләдә без дә ярдәм күрсәтәбез. Юридик ярдәм күрсәтүгә бәйле сораулар бар. Биредә без түләүсез юридик ярдәм системасында барлык юридик хезмәтләр белән тыгыз эшлибез".

Утырыш башланганчы президиум әгъзалары «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалында булдылар, социаль координаторларның, психологик ярдәм төркемнәренең, юридик ярдәмнең эше белән таныштылар.

Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында җентекләп ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов сөйләделәр.

Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, республикада махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча күп эшләр башкарыла. Аерым алганда, бу акчалата түләүләр. Мәсәлән, «Алга», «Тимер» һәм «Батыр» батальоннарында контракт буенча хәрби хезмәт узучы гражданнарга 360 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү бирелә. 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү шулай ук хәрби хезмәткәрнең һәр гаилә әгъзасына һәм 18 яше тулмаган килеш махсус операциядә катнашучыга бирелә.

Моннан тыш, республикада газ үткәрүгә бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бирелә. Яңа туган балалы гаиләләр балалар кирәк-яраклары комплектлары белән тәэмин ителә. 60 яшькә җиткән СВОда катнашучыларның ата-аналарына шифаханә-курортта дәвалануга,  ә балаларына сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар бирелә.

Махсус операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, Татарстанда эш бирүчегә инвалидлык алган СВО катнашучысы өчен эш урыны оештырган очракта 200 мең сумга кадәр компенсация каралган.  

Владимир Филатов билгеләп үткәнчә, махсус операциядә катнашучыларга медицина ярдәме хәрби госпитальдә һәм сугыш ветераннары госпитальләрендә күрсәтелә. Моннан тыш, РКХ базасында, Казанның М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә, сугыш ветераннары госпиталендә төрле профильләр буенча 460 койка урнаштырылган. «Әлбәттә, республикада махсус операциядә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтү буенча зур эш башкарыла, бигрәк тә зур шәһәрләрдә, шуңа да карамастан, бу мәсьәләләргә башка муниципалитетларда да игътибарны киметергә ярамый», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Президиум утырышында махсус операциядә катнашучыларга һәм Донбасс халкына гуманитар ярдәм оештыруга зур игътибар бирелде. Югары Ослан волонтерлар хәрәкәте координаторы Лидия Коткова билгеләп үткәнчә, активистлар көче белән Югары Осланда балоклав һәм костюмнар тегү цехы ачылган. Уртак көч белән шулай ук окоп шәмнәре һәм маскировка челтәрләре әзерләнә. Җирле волонтерлар шулай ук безнең сугышчылар өчен токмач, ашлар һәм тиз әзерләнә торган ризыклар әзерлиләр.

Яшь парламентарийлар, республиканың барлык халкы кебек үк, бу эшкә актив җәлеп ителгән. Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев билгеләп үткәнчә, яшьләр парламенты әгъзалары берничә тапкыр сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук Курский өлкәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю инициаторы һәм кураторы булган. Яшь парламентарийлар тарафыннан "Ярдәм янәшә!" төбәк хәрәкәте белән берлектә 20дән артык гуманитар йөк җибәрелгән. “Ярдәм янәшә!" фонды тарафыннан Курский халкы өчен уникаль адреслы җыелмалар формалаштырылган. "Бүгенге көндә команда 20 марттан соң чираттагы сәфәргә әзерләнә. Сәфәрнең максаты – Татарстан шефлыкка алган   Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренең социаль учреждениеләренә гуманитар ярдәм тапшыру",  – диде Дамир Нургалиев.

«Мондый халыкны җиңеп булмый, – дип басым ясады КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, – кыенлыклар безне берләштерә, көчлерәк итә. Күпмилләтле республиканың ихлас ярдәме сугышчыларыбызга корал кебек үк кирәк".

Фикер алышу йомгаклары буенча СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү буенча конкрет тәкъдимнәр һәм теләкләр белән Дәүләт Советы Президиумы карары кабул ителде, ул республика хөкүмәте, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары адресына җибәреләчәк.

Бүген Югары Осланның Геройлар паркында чәчәкләр салу тантанасы булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International