Фәрит Мөхәммәтшин Ульяновскида Идел буе Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында катнаша

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе, 09:50

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ульяновскида эш сәфәрендә, анда ул Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе эшендә катнаша.

Гадәттәгечә Идел буе закон чыгаручыларының чираттагы очрашулар сериясен яшь парламентарийлар ача. Бүген Ульяновски өлкәсе Закон чыгару җыелышында узачак Идел буе федераль округы төбәкләре закон чыгару җыеннары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышының көн тәртибендәге төп тема булып Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре торачак. Моннан тыш, Идел буе Яшьләр парламентлары әгъзалары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган уртак чаралар уздыру турында фикер алышачаклар.

Иртәгә Хөкүмәт Йортында узачак РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә пилотсыз авиацияне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International