Андрей Егоров: “Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе 99,5% ка җитте. Бу Россиянең барлык төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч”

2025 елның 18 марты, сишәмбе, 16:05

Бүген Дәүләт Советы депутатлары Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының «Газпром трансгаз Казан» төбәк газ бүлү компаниясе базасында узган күчмә утырышында газлаштыру чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Күчмә утырыш кысаларында профильле комитет әгъзалары «Казаньгоргаз» укыту-җитештерү үзәге эше белән таныштылар. Бу газ белән тәэмин итү һәм газ куллану өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен билгеләнгән махсуслаштырылган учреждение. Үзәктә системалы алымнар гамәлгә ашырыла, теоретик укыту һәм практик әзерлек өчен шартлар тудырыла, бу әлеге өлкәдә заманча технологияләрне, җиһазларны һәм куркынычсызлык системаларын үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Газлаштыру һәм газ бүлү мәсьәләләре буенча төп доклад белән «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Хамматов чыгыш ясады. 2024 елда Республика кулланучыларына еллык газ китерүнең тарихи максимумы теркәлгән, ул 19 млрд куб.м. тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 108% була. "Газ белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру механизмы булып республика программалары тора. Төп программа-2019-2028 елларга Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгын, сәнәгать һәм башка оешмаларын газлаштыруның төбәк программасы һәм 2022-2025 елларга Татарстан Республикасын газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү программасы, – дип аңлатты докладчы. – 2025 елда төбәк программасы һәм үсеш программасы кысаларында 3,5 млрд сум үзләштерү һәм 450 км газ үткәргечләрен файдалануга тапшыру фаразлана».

Рөстәм Хамматов билгеләп үткәнчә, социаль әһәмияткә ия бурыч – йорт хуҗалыкларын бушлай газлаштыру. 2021-2023 елларга Татарстан Республикасы территориясендә газ кертеп бетерү потенциалы һәм беренчел план – график нигезендә 18 мең йорт хуҗалыгын газлаштыру планлаштырылган иде. Хәзерге вакытта газлаштырып бетерү  потенциалы 38 меңнән артык йорт биләмәсен тәшкил итә. «Бүгенге көнгә торак фонды төзелешенең үсә барган темпларын исәпкә алып, тоташтыруга 35 меңнән артык гариза кабул ителгән, 33 меңгә якын килешү төзелгән, алар нигезендә газүткәргечләр 30 меңгә якын җир кишәрлеге чикләренә җиткерелгән, 24 меңнән артык йорт биләмәсе тоташтырылган, ягъни үтәлгән килешүләрнең 82% ы», – дип сөйләде Рөстәм Хамматов.

Моннан тыш, бакча коммерцияле булмаган ширкәтләрен догазификацияләү планлаштырыла. Хәзерге вакытта газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен коммерцияле булмаган бакча ширкәтләреннән  546 гариза кабул ителгән, 115 шартнамә төзелгән, алар нигезендә газүткәргечләр 15 җир кишәрлеге чикләренә кадәр җиткерелгән. Әмма коммерцияле булмаган бакча ширкәтләре чикләрендә газ бүлү челтәрләрен төзү бакча ширкәтләре  территорияләрендә норматив ераклыкларны үтәмәүгә бәйле рәвештә һәрвакытта да мөмкин түгел.

2023 елдан башлап медицина һәм мәгариф учреждениеләре өчен бушлай газлаштыру мөмкин булган.

«Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте тарафыннан республиканы социаль газлаштыру һәм газлаштырып бетерү буенча зур эш башкарыла, ул халыкның табигый газга ихтыяҗын һәрьяклап колачлый, – дип билгеләп үтте комитет рәисе Андрей Егоров. – Бүген республикада Россиядә газлаштыруның иң югары процентларының берсе — 99,5 процент".

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин, күпфатирлы йортларда газ белән тәэмин итү системаларына капиталь ремонт ясау турында сөйләгәндә, быел республикада көнкүреш газы белән 85 инцидент булуын, шуларның 15ендә газ белән агулану билгеләре булуын билгеләп үтте. Дәүләт торак инспекциясенә 2024 елда «Газпромтрансгаз Казан» ҖЧҖ эксплуатация-җитештерү идарәсеннән гражданнарга карата барлыгы 398 материал кергән, алар шәһәр газы вәкилләрен фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә кертмәгән, техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзүдән баш тарткан, шулай ук газ җиһазларын үз белдеге белән күчергән яки алмаштырган. Моннан тыш, тикшерүләр барышында күпфатирлы йортларның фасад газүткәргечләрен һәм күпфатирлы йортларның фасадлары буенча уза торган магистраль транзит газүткәргечләрен монтажлау һәм карап тоту буенча хокук бозулар ачыкланган.

Фикер алышу барышында комитет утырышына чакырылган депутатлар һәм экспертлар бүгенге көнгә ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның шәһәр төзелешендә катнашу өчен дәүләт мәгълүмати системасына керү мөмкинлеген булдыру мәсьәләсен әйтте. Шулай ук алар Мәгълүмати куркынычсызлык таләпләренә туры китереп «Бердәм килештерүләр кабинеты» гамәли платформасын сертификацияләү процедурасын тәмамлау эшен тизләтергә, күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтенә капиталь ремонт программасы кысаларында фасад газүткәргечләрен чыгарырга дип килеште. Парламент комитеты әгъзалары кабул иткән карар тиешле тәкъдимнәр әзерләү өчен республиканың профильле министрлыкларына һәм ведомстволарына җибәреләчәк.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International