Фәрит Мөхәммәтшин: "Гаилә компанияләре илебезнең икътисадый үсешенә үз өлешләрен кертәләр»

2025 елның 19 марты, чәршәмбе, 15:01

Бүген Казанда, «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында «Төбәк икътисадын үстерү өчен гаилә бизнесы» XIX Бөтенроссия Гаилә советы ачылды, анда илнең 34 төбәгеннән гаилә компанияләре вәкилләре катнаша. Дүрт көнлек совет кысаларында эшмәкәрләр гаилә бизнесын үстерү һәм аңа ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышалар, республиканың кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә булалар, гаилә бизнесын оештыру һәм алып бару буенча консультацияләр һәм ярдәм алалар, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашалар. Татарстан җитәкчелеге исеменнән пленар утырышта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

«Бүген бу залда фикердәшләр җыелган, аларны бер максат берләштерә – гаилә бизнесын үстерү һәм саклап калу, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Гаилә бизнесы илебезнең, аның субъектларының икътисадый үсешенә үз өлешен кертә. Безнең республикада Гаилә бизнесы һәрвакыт үсте, бигрәк тә муниципаль районнарда, авыл җирлекләрендә. Бизнесның бу өлкәсендәге икенче мөһим өлеше – тәрбия, балаларны үз үрнәгендә хезмәткә тарту, уртак эш аша гаилә кыйммәтләрен саклау».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстанның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре, республиканың күп тармаклы икътисады, төп сәнәгать предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары турында сөйләде.  Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россия Федерациясенең терәк субъекты, 2024 ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты күләме 5 трлн сумнан артып киткән.

Фәрит Мөхәммәтшин бу көннәрдә Казанда Гаилә советы эшләү дәверендә республикада, тулаем ил күләмендә  гаилә бизнесын алга таба үстерү буенча билгеле бер тәкъдимнәр эшләп булыр дигән ышаныч белдерде. «Без, хакимиятнең закон чыгару органы буларак, сезнең кебек эшмәкәрләргә гаилә бизнесын үстерүне дәвам итәргә, аның үсеш механизмнарын камилләштерергә мөмкинлек бирә торган тәкъдимнәрегезне һәм инициативаларыгызны хупларга тырышачакбыз».

Гаилә советында катнашучыларга сәламләү сүзе белән РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Елена Дыбова мөрәҗәгать итте. "Гаилә советы –күчмә чаралар, анда бөтен Россиядән гаилә компанияләренең иң яхшы вәкилләре җыела, – дип билгеләп үтте Елена Дыбова. – Гаилә советына иң мөһим мәсьәләләр куела: ничек итеп гаилә тотрыклы, күп балалы булсын һәм яшәр өчен акча эшләсен. Һәм, әлбәттә, без бизнес турында сөйләшәбез. Татарстан – актив республика, аның төрле юнәлешләрдә казанышлары зурдан. Шуңа күрә без Россия гаилә бизнесының Татарстан гаилә бизнесы белән тыгыз элемтәләр урнаштыруын телибез».

Форумда катнашучыларны РФ Федерация Советы исеменнән Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев сәламләде. "Сез яңа бизнеслар булдырасыз, әмма иң мөһиме, балалар хезмәткә һәм өлкәннәргә хөрмәт белән тәрбияләнә. Гаилә –җәмгыятьнең төп ячейкасы бит ул. Бизнеста, гаиләдә уңышлар булса, балалар әти-әниләреннән кайгыртучанлык һәм мәхәббәт тоя һәм уңай үрнәктә үсә»,  –  дип ассызыклады Александр Терентьев.

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова советны Татарстанда уздырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә илебез төбәкләреннән гаилә эшмәкәрләре белән актив хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде. "Татарстан Гаилә советы уздыру мәйданчыгы итеп юкка гына сайланмаган. Бу республикада гаилә бизнесының уңышлы үсүен күрсәтә, алар турында сөйләргә һәм горурланырга мөмкин булган уңай нәтиҗәләр бар”, – диде Татьяна Ларионова.

«Төбәк икътисадын үстерүдә гаилә бизнесы» Бөтенроссия Гаилә советы Казанда 18-22 март көннәрендә уза. Хезмәттәшлекнең мондый форматы  Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы инициативасы белән оештырылган.

Бу төрле буын гаилә компанияләре вәкилләре өчен конструктив аралашу мәйданчыгы. Гаилә советының төп бурычы – илнең төрле төбәкләрендә гаилә эшкуарлыгының алдынгы тәҗрибәсе белән танышу, шулай ук Россиядә икътисадый климатны яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләү. Параллель рәвештә совет катнашучылары үз бизнесларын «яңадан башларга» һәм экспертлар ярдәмендә аның үсеш планын абсолют нәтиҗәлелек дәрәҗәсенә кадәр яңартырга мөмкинлек ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International