Депутатлар Дәүләт Думасына Дәүләт Советының пилотсыз транспорт турында закон чыгару инициативасын җибәрә

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе, 16:57

Бүген депутатлар «Инновацион транспорт чаралары турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы өчен тавыш бирделәр. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев тәкъдим иткән документ транспорт өлкәсендә инновацион технологияләр үсешенә һәм инновацион транспорт чаралары базары сегментын үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Закон проектын тәкъдим итеп, Марат Галиев мәгълүмати технологияләрнең көчле үсешенә бәйле рәвештә транспорт тармагында революцион үзгәрешләр булачагын билгеләп үтте. Бу, барыннан да элек, кайбер илләрдә югары автоматлаштырылган һәм пилотсыз транспорт чаралары актив эшләнүе белән бәйле.

 Документ Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтмәсе белән төзелгән эш төркеме әгъзалары тарафыннан эшләнде. Аның составына Дәүләт Советы депутатлары, республика башкарма хакимияте органнары, «КАМАЗ» ГАҖ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Иннополис шәһәре мэриясе вәкилләре керде. Закон проекты өстендә эш елдан артык дәвам итте.

Әлеге закон проекты бик күп дәүләт стандартларын һәм регламентларын эшләү мөмкинлеген ача, дип билгеләп үтте Марат Галиев. Әлеге мәсьәлә белән актив шөгыльләнүче илләр инде 400 исемдә регламентлар һәм норматив актлар кабул итте. Кытайда, Ауропада, АКШта пилотсыз транспорт үсеше дәүләт ярдәменең билгеле бер өлеше булган дәүләт сәясәте рангына төзелгән. Әмма Россиядә әлегә транспортның инновацион төрләренә дәүләт ярдәменең мондый формалары юк.

 "Мондый закон кабул итү инновацион транспорт үсешенә карата нәкъ менә дәүләт сәясәте аныклау мөмкинлеген бирәчәк", - дип басым ясады парламентарий.

 Марат Галиев Мәскәү һәм Татарстан Республикасы территориясендә 2018 елдан бирле югары автоматлаштырылган транспорт чараларын гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында сынау эксперименты үткәрелүен искәртте. Бүгенге көндә эксперименталь режимда 91 пилотсыз транспорт  йөри. Докладчы билгеләп үткәнчә, Татарстанда инновацион транспортны эшләү һәм гамәлгә кертү белән «КАМАЗ» ГАҖ актив шөгыльләнә, Иннополис шәһәрендә тәүлек буе Яндекс-таксины эксплуатацияләү буенча эксперимент алып барыла.

Илдә интеллектуаль транспорт системаларын үстерү һәм гамәлгә кертү транспорт комплексында цифрлы сервисларны масштаблы гамәлгә кертү өчен технологик, икътисадый һәм башка алшартлар тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта транспорт тармагын инновацион үстерүне норматив-хокукый җайга салу актуаль булачак.

Тәкъдим ителгән документта сүз автомобиль инженерларының халыкара бергәлеге тарафыннан эшләнгән классификация буенча 4 нче һәм 5 нче дәрәҗәдәге транспорт чаралары турында бара. 5 нче дәрәҗә астында тулысынча автономияле (пилотсыз) транспорт чарасы .

 "Бу технологияләр куркынычсызлыкны сизелерлек дәрәҗәдә тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк, чөнки юлларда  булган авария һәм корбаннар саны бүген зур борчу тудыра. Аннан соң хезмәт җитештерүчәнлеге дә  сизелерлек артачак, чөнки мондый транспорт тәүлек буе йөри ала. Бүгенге көндә законнар руль артында 9 сәгатьтән артык булуын тыя", - дип аңлатты Марат Галиев.

Фикер алышу барышында депутат Артем Прокофьев пилотсыз транспорт катнашында юл-транспорт һәлакәте булган очракта җинаять җаваплылыгын кем тотачагы турында кызыксынды.

Марат Галиев аңлатканча, юл-транспорт һәлакәте пилотсыз машинаның милекчесе гаебе белән килеп чыккан икән, ул вакытында техник карау үткәрмәгән һәм төзек булмаган авто чыгарган икән, милекче гаепле була. Әгәр юл-транспорт һәлакәте пилотсыз автоның хәрәкәтен күзәтеп торган оператор гаебе белән булган икән, ул җавап бирә. «Барысы да конкрет ситуациягә һәм тикшерү нәтиҗәләренә бәйле», - дип билгеләп үтте Марат Галиев.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, пилотсыз транспорт турындагы закон проектын булдыру инициативасы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы җитәкчелеге тарафыннан хупланган. Татарстаннан башка бер генә субъект та мондый документны эшләүгә алынмаган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International