Фәрит Мөхәммәтшин: "Күп милләтле халкыбызның дуслыгыннан һәм бердәмлегеннән да кыйммәтрәк һәм мөһимрәк нәрсә юк"

2025 елның 22 марты, шимбә, 14:25

Бүген Казанда, Казан ипподромы каршындагы мәйданчыкта, төрки һәм иран халыкларында Яңа ел башлануын һәм язгы көн белән төн тигезлеген символлаштырган «Нәүрүз» республика бәйрәме узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Бәйрәм мәйданында интерактив мәйданчыклар, күпмилләтле концерт программасы, халык кәсепләре һәм һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе, традицион халык уеннары һәм Нәүрүз уеннары оештырылды. Азәрбайҗаннар, әфганлылар, казакълар, башкортлар, таҗиклар, төрекләр, үзбәкләр, иранлылар, бурятлар һәм республиканың милли-мәдәни автономияләренең башка вәкилләре үз традицияләрен, аш-суларын һәм иҗади номерларын тәкъдим итте.

"Казанлыларның һәм республика кунакларының ел саен Татарстанда яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы Нәүрүз бәйрәменә килүләрен күрү бик күңелле, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Милли-мәдәни автономия вәкилләренең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән бик теләп уртаклашулары, милли ризыклар әзерләүләре, үз халыкларының костюмнарын киюләре, халык җырларын һәм биюләрен башкарулары сөендерә. Мондый дуслык безне күбрәк иҗат итүгә юнәлтер дип ышанам".

Парламент җитәкчесе мәйдан кунакларын Нәүрүз бәйрәме белән котлап, барысына да ныклы сәламәтлек һәм иминлек, ә республика аграрийларына язгы кыр эшләрендә уңышлар теләде. "Республикабызда дус, тату яшәүче барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерәсем килә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Махсус хәрби операция барган һәм күп санлы санкцияләр гамәлдә булган шартларда күпмилләтле халкыбызның дуслыгы һәм бердәмлеге, туган республикабыз иминлегенә хезмәт итүдән дә кадерлерәк һәм мөһимрәк нәрсә юк», – дип басым ясады парламент җитәкчесе.

Нәүрүзнең төп бәйрәм сыйлары булып төрле төрки халыкларның рецептлары буенча әзерләнгән пылау һәм 20 - 24 сәгать дәвамында шытып чыккан бодай бөртекләреннән казанда пешерелгән сумалак санала. 

Бәйрәм мәйданында шулай ук Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, профильле комитет рәисе урынбасары Ирина Терентьева, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Авзалов, ТР Халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, генераль консуллыклар җитәкчеләре булды.Казанда аккредитацияләнгән чит ил дәүләтләре, милли диаспоралар вәкилләре бар иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International