Хафиз Миргалимов: "Сайлаучыларыбызның актуаль мәсьәләләрен хәл иткәндә депутатларны сәяси карашларга бүлеп карамыйбыз"

2025 елның 24 марты, дүшәмбе, 16:55

Бүген Дәүләт Советында узган семинар-киңәшмәдә КПРФтан сайланган республика парламенты Дәүләт Советы депутатларының җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары коммунист-депутатлары белән үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә сүз шулай ук КПРФтан сайланган депутатларның закон чыгару активлыгын арттыру, башкарма хакимият органнары һәм башка фракцияләр һәм партияләр вәкилләре белән уртак эшне көчәйтү зарурлыгы турында барды. КПРФ фракциясе оештырган чарада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, Дәүләт Советы, шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашты.

Семинар-киңәшмәне ачып, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, төрле дәрәҗәдәге коммунист депутатларның традицион очрашуларында гражданнарны борчыган актуаль мәсьәләләр карала. «Сез урыннарда халыкка иң якын хакимиятне тәкъдим итәсез, – диде ул, шәһәр һәм авыл җирлекләре депутатларына мөрәҗәгать итеп. – Районнарыгызда яшәүчеләрнең иминлеге өчен депутатлык сезгә зур җаваплылык йөкли. Сезнең күбегез агымдагы елның сентябрендә узачак муниципаль сайлауларда депутатлыкка кандидатлар буларак тәкъдим ителәчәк. Шуңа күрә безнең барыбызга да сайлаучыларыбыз алдында торган актуаль бурычларны һәм мәсьәләләрне хәл итү буенча зур эш башкарырга туры киләчәк».

Хафиз Миргалимов әйтүенчә, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе "Бердәм Россия" фракциясе һәм аның составындагы "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, “Татарстан - Яңа гасыр” депутатлар берләшмәсе, республиканың башкарма хакимият органнары белән актив хезмәттәшлек итә. "Урыннарда муниципаль хакимиятләр белән хезмәттәшлекне дөрес урнаштыру бик мөһим, – дип басым ясады ул. – Гражданнар куйган актуаль мәсьәләләрне хәл иткәндә, без депутатларны сәяси карашлар буенча бүлмибез". 

РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев федераль парламентның түбән палатасында КПРФ фракциясе эшчәнлеге турында сөйләде.

2024 елда Дәүләт Думасы тарафыннан 564 канун кабул ителгән, аларның 60% турыдан-туры гамәл көченә ия. КПРФ фракциясе Дәүләт Думасына 205 канун чыгару инициативасын керткән, шуларның 115е закон буларак гамәлгә ашырылган.

Закон чыгару эшчәнлегендә депутат вертикаленең мөһимлеген билгеләп, Артем Прокофьев шулай ук Дәүләт Думасында КПРФ фракциясенең эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү, төбәкләргә бюджет ярдәме күрсәтү, муниципалитетларның финанс базасын көчәйтү өлешендәге эше турында мәгълүмат бирде.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина киңәшмәдә катнашучыларга республика парламенты эшчәнлеген оештыру турында сөйләде. "Дәүләт Советында бүлекләре Татарстанда теркәлгән һәм эшләп килүче сәяси берничә партияләр бар, – дип искәртте ул. –  Алардан парламентта үз фракцияләре булганнар –  "Бердәм Россия" партиясе һәм КПРФ. Шул ук партияләр нигездә муниципалитетлардагы җирле үзидарә органнарында да бар".

Төрле фракция һәм дәрәҗәдәге депутатларның үзара хезмәттәшлеге турында сөйләгәндә, Лилия Маврина депутатларның Казан шәһәренең Совет районындагы эш тәҗрибәсен мисал итеп китерде. "Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары бу районда конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен берләштеләр, – диде ул. – Күпчелекне "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары тәшкил итә, әмма безнең арада коммунистлар да бар. Без барыбыз да халык файдасына эшлибез, һәм бу безне берләштерә".

Киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын Лилия Маврина барлык дәрәҗәдәге депутатларның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләвенең мөһимлегенә юнәлтте.

Киңәшмәдә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Николай Атласов, Фәдбир Сафин, Александр Комисаров, Альберт Яһудин, ТР Рәисенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Килькеева, ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова һәм Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең конституцион законнар бүлеге мөдире Лиана Ибраһимова катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International