Вячеслав Володин татарстанлыларны Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлый

2025 елның 26 марты, чәршәмбе, 07:00

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин республика парламенты депутатларын һәм барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлый.

"Бу еллар эчендә Дәүләт Советы республиканың һәрьяклап үсешен, югары социаль-икътисадый күрсәткечләргә ирешүне законнар белән тәэмин итә торган хокукый нигез булдырды, – дип басым ясый Федераль Собраниенең түбән палатасы Рәисе Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына юллаган сәламләвендә. –  Депутатлар, сайлаучылар мәнфәгатьләрен кайгыртып, төбәктә яшәүчеләрнең  мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән эш алып баралар. Мәгариф, сәламәтлек саклау, инвестицияләр системасын камилләштерүгә, сәнәгатьтә, энергетикада, төзелеш комплексында, авыл хуҗалыгында масштаблы проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәләр».

Вячеслав Володин шулай ук Татарстан алдында торган бурычларның үтәлеше, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен үстерү закон чыгару эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүгә бәйле булуын да билгеләп үтә.  

Март аенда республика Дәүләт Советына 30 ел тула. Беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче сессиясе 1995 елның 30 мартында узган. Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт Советының 28 мартка билгеләнгән якындагы утырышында «Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы турында»гы мәсьәлә каралачак. Әлеге мәсьәлә буенча докладны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International