СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Бүген парламентның унҗиденче утырышында депутатлар берничә суд участогына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
24
декабрь, 2025 ел
Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышы ачылды. Президиум утырышның көн тәртибенә кертү өчен 24 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 12 Татарстан Республикасы законы проекты һәм 4 федераль закон проекты.
24
декабрь, 2025 ел
Бүген Дәүләт Советында парламентның унҗиденче утырышы кысаларында «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узды, анда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы һәм республика парламенты депутатлары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Утырыш башланганчы алар чыршыдан балалар үзләренең хыял-теләкләрен язган открыткаларны алдылар.
24
декабрь, 2025 ел
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның унҗиденче утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар һәм фракция эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ