Авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре Дәүләт Советы эшчәнлеге белән танышты

2025 елның 26 марты, чәршәмбе, 17:30

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары өчен семинар узды. «Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә хокукый гарантияләр билгеләүдә республика парламентының роле» темасына семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Семинарда Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары эшчәнлегенең төп юнәлешләре» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын узучы муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.

Семинар кысаларында Лилия Маврина тыңлаучыларга Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, парламентарийларның вәкаләтләре һәм аларның сайлау округларындагы эше турында сөйләде.

Дәүләт Советы Секретаре дәүләт хезмәткәрләренең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләвенә аерым игътибар бирде. Лилия Маврина әйтүенчә, кешеләрнең хакимият органнарына ышанычы ведомство хезмәткәрләренең кешеләрне тыңлый һәм ишетә, карарлар кабул итә белүләренә, аларның мөрәҗәгатьләрне үтәү нәтиҗәлелегенә дә бәйле.  

Лилия Маврина шулай ук Татарстанның социаль-икътисади үсеше, республикада гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары турында сөйләде.

Лекциядән соң тыңлаучылар өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды, муниципаль хезмәткәрләр утырышлар залында, китапханәдә, делегацияләрне кабул итү залында һәм парламентаризм музеенда булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International