Дәүләт Советы судьяларның квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләрен билгеләде

2025 елның 28 марты, җомга, 12:29

Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре итеп билгеләп кую өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән алты кандидатура бүген Дәүләт Советы тарафыннан хупланды. Кандидатларны ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының тәкъдим ителгән кандидатураларны хуплау турындагы карары белән комитет рәисе Александр Чубаров таныштырды. Ул аларны билгеләү өчен нинди дә булса каршылыклар булмавын белдерде һәм комитет карарын хупларга тәкъдим  итте.

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре итеп Абдуллин Адель Илсөяр улын, Антонов Игорь Олеговичны,  Гәрәев Илнур Габделхак улын, Гомәров Ленар Әсхәт улын, Мочалова Юлия Риф кызын һәм Нәфиев Илдар Фарук улын билгеләү турында карар кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International