Дәүләт Советы утырышында конституциячел законлылык торышы турында доклад каралды

2025 елның 28 марты, җомга, 12:30

Конституция Советының 2023 - 2024 елларда Татарстанда конституциячел законлылыкның торышы турындагы доклады бүген Дәүләт Советы утырышында беренче мәртәбә тәкъдим ителде.

Республиканың Конституция советы рәисе Илгиз Гыйләҗев билгеләп үткәнчә, Конституция советы гражданнарның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен яклауның өстәмә гаранты булып тора. «Хәзерге вакытта Адыгея, Башкортостан һәм Саха (Якутия) республикаларында дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары составында Конституция советлар төзелгән, без алар белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, –  дип белдерде Илгиз Гыйләҗев. – Алардан аермалы буларак, Татарстан Конституция советы республиканың конституциячел законлылыгын ныгыту максатыннан эшчәнлеген гамәлгә ашыручы даими эшләүче дәүләт органы булып тора».

Конституция советы Татарстан Республикасы законнарының яисә аларның аерым нигезләмәләренең – Татарстан Республикасы Рәисенең, Министрлар Кабинетының, республика башкарма хакимиятенең башка органнарының норматив хокукый актларының, җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларының конституциячеллеге яисә Конституциягә каршы килүе турында бәяләмәләр чыгара. «Конституция совететының  норматив хокукый акт Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килми дип танылган йә хокукый җайга салудагы бушлыкны бетерү кирәклеге килеп чыккан бәяләмәсе карала торган норматив хокукый актны чыгарган орган (вазыйфаи зат) тарафыннан Конституция советы бәяләмәсе басылып чыкканнан соң өч айдан да соңга калмыйча мәҗбүри каралырга тиеш», – дип белдерде ведомство башлыгы.

Илгиз Гыйләҗев сүзләренә караганда, эшчәнлек чорында Конституция советына гражданнардан 100дән артык мөрәҗәгать кергән. Конституция советының рәсми сайтына Интернет челтәреннән 4 меңгә якын кулланучы кергән, барлыгы 50 меңнән артык карау теркәлгән.

Мирас алу, җәмәгать транспортында йөрү тарифларына дәгъва белдерү мәсьәләләре буенча күп мөрәҗәгатьләр килә. Граждан-хокукый алыш-бирешләрне гамәлдә түгел дип тану үтенечләре белән мөрәҗәгатьләр дә очрый.

Мөрәҗәгатьләрне карау процедуралары шактый демократик, мөрәҗәгатьләрнең формасында катгый таләпләр юк, һәм анда куелган мәсьәләләр чагыштырмача ирекле рәвештә карала. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе электрон элемтә төрләрен куллана. Почта хәбәрләре дә актуаль булып кала, әлеге элемтә төреннән нигездә өлкән яшьтәге гражданнар һәм иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтәүче затлар файдалана.

«Гражданнарның Конституция советына кергән мөрәҗәгатьләренә анализ ясау шулай ук гражданнарны хокукый яктан җитәрлек дәрәҗәдә белеме булмау проблемасын да ачыкланды: мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе ведомство буйсынуының гомуми кагыйдәләрен дә белми, дәүләт органнарының эш механизмнарын һәм хакимиятне бүлү принципларын аңламый, – дип билгеләп үтте Конституция Советы Рәисе,  – Гражданнар халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче оешмаларның, югары уку йортлары каршындагы юридик клиникаларның барлыгы турында хәбәрдар булмауларын күрсәтәләр, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша мөрәҗәгатьләр җибәрү мөмкинлегенә гаҗәпләнәләр. Мирас алу, җәмәгать транспортында йөрү тарифларына дәгъва белдерү мәсьәләләре буенча күп мөрәҗәгатьләр килә. Гражданлык-хокукый килешүләрне гамәлдә түгел дип тану үтенечләре белән мөрәҗәгатьләр дә очрый».

2024 елда ТР Конституция Советы БРИКС саммитын, «Россия - Кытай: үзара файдалы хезмәттәшлек»  форумын үткәрүдә катнашкан, РФ башка субъектларының шундый ук советлары белән үзара хезмәттәшлек системасы формалашкан  – Башкортстан һәм Якутия Конституция советлары белән килешү, шулай ук төрле структуралар белән 15 килешү имзаланган, аларның бурычларына хокукый ярдәм, кеше һәм граждан хокукларын гамәлгә ашыру һәм яклау мәсьәләләре керә.

Дәүләт Советы Конституция советының еллык докладын игътибарга алды.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International