Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышы узды

2025 елның 28 марты, җомга, 12:44

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышы узды. Парламентарийлар экологик иминлекне тәэмин итү һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин да чыгыш ясады. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.  

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшләр торышы турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов сөйләде.  Ул, аерым алганда, искә төшергәнчә, Россия Президентының 2024 елның 7 маендагы Указы белән экологик иминлекне формалаштыру милли максатларның берсе итеп билгеләнгән, аның нигезендә 2030 елга каты көнкүреш калдыкларын күмүне кимендә 50% ка киметергә, ел саен барлыкка килә торган каты коммуналь калдыкларның бөтен күләмен эшкәртүне тәэмин итәргә кирәк. 

«Хәзерге вакытта республикада калдыкларны урнаштыру объектларының дәүләт реестрына кертелгән 44 объект эшли, шуларның 37се эксплуатацияли. 2024 ел ахырында Восточный полигонының икенче картасы файдалануга тапшырылды. Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 3 эшкәртү объектының гомуми еллык куәте 461 мең тонна тәшкил итә, –  дип белдерде Мәҗит Салихов, – 2024 елда республикада 1 563 мең тонна каты коммуналь калдыклар барлыкка килгән, шулардан 412 мең тонна яисә 26,4% эшкәртүгә юнәлдерелгән».

Хәзерге вакытта республикада 25948 контейнер мәйданчыгы, 53562 контейнер булдырылган. Азкатлы торак пунктларында бестар ысулы кулланыла. Көн саен рейска 319 чүп ташу машинасы чыга.

«Шул ук вакытта инфраструктура булдыру –  мөһим бурыч, аны хәл итәргә кирәк», –  дип ассызыклады министр урынбасары.

2029 елга Яшел Үзән, Питрәч, Югары Ослан, Алексеевски, Тукай, Лениногорски районнарында калдыклар эшкәртү объектлары төзү планлаштырыла.

 «Мондый технологик карарлар калдыкларны җиргә күмүне 50 %ка кадәр киметергә һәм ККК составында органик калдыкларны компостлаштыру исәбенә начар исне бетерергә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Мәҗит Салихов.

Бүген парламентарийлар шулай ук Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншинның сайлау округындагы эше турындагы хисабын тыңладылар.

Азат Җиһаншин билгеләп үткәнчә, 2019 елның сентябреннән алып бүгенге көнгә кадәр аңа гражданнардан меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Гражданнар еш кына йорт яны территорияләрен төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре төзү, экология, сәламәтлек саклау, махсус хәрби операция, пенсия һәм социаль тәэмин итүнең хезмәт законнары, су белән тәэмин итү һәм көнкүреш калдыкларына кагылышлы сораулары белән мөрәҗәгать иткәннәр.  Сорауларның өчтән бере уңай хәл ителгән, мөрәҗәгатьләрнең өчтән бере буенча телдән консультацияләр бирелгән, калганнары карала.

Махсус хәрби операция  башланганнан бирле депутат гуманитар ярдәм формалаштыруда һәм җибәрүдә һәм махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүдә актив катнаша.

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International