Дәүләт Советы утырышында Фәннәр академиясе хисабы каралды

2025 елның 28 марты, җомга, 15:37

Бүген Дәүләт Советы утырышында республикада Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителгән 2024 елда Татарстан Фәннәр академиясе эшенә йомгак ясалды. Ведомство эше турындагы хисапны ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тәкъдим итте. 

Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика Фәннәр Академиясенең кадрлар составы 639 кеше тәшкил итә, шуларның 426сы – фәнни хезмәткәрләр, 80е – фән докторлары, 179ы – фән кандидатлары. Барлык оештыру үзгәрешләренә карамастан, социаль-гуманитар өлеш Фәннәр академиясе эшчәнлегендә  төп юнәлеш булып кала. Фән докторларының һәм кандидатларының 80% ка якыны бу юнәлештә эшли.

«2024 елда Фәннәр Академиясендә дәүләт бурычының барлык күрсәткечләре дә тулысынча үтәлде, – дип  белдерде Рифкать Миңнеханов, – диссертация советлары уңышлы эшли, аспирантура динамик рәвештә үсә. Соңгы елда укучылар саны ике тапкырга артты». 

Казанышлар турында сөйләгәндә, Рифкать Миңнеханов ассызыклаганча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Тарих институты тарафыннан эшләнгән 5-7 сыйныфлар өчен «Безнең төбәк тарихы» төбәк дәреслеге  экспертлар тарафыннан  Россиядә иң яхшы дип танылган. Моннан тыш, Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясенә 6 томлык татар теленең аңлатмалы сүзлеген бастыру буенча берничә буын галимнәрнең монументаль хезмәте лаек булган. Татар телен саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр кулланучылар саны елдан-ел арта.

«Фәннәр академиясе ресурсларына мөрәҗәгатьләр саны ярты миллионнан артып китте, ә онлайн-энциклопедиягә көн саен 5000нән артык кеше килә, – диде  Рифкать Миңнеханов, – Татсофт тәрҗемәчедән 136 илдән 1,7 миллионга кадәр кулланучы файдалана».

Ватанны саклаучылар елы кысаларында ТР Фәннәр академиясе «Татарлар Ватанга хезмәттә» фәнни программасын тормышка ашыра. Ул татар халкының Россия дәүләте чикләрен формалаштыруга, үстерүгә һәм саклауга керткән өлешен ачуга юнәлдерелгән. Агымдагы елның апрелендә галимнәр һәм федераль структуралар җитәкчеләре катнашында «Халыклар һәм төбәкләр язмышында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы» халыкара фәнни форумын үткәрү планлаштырыла. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Узган ел, дип дәвам итте Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасында 202 һәйкәлне тикшерделәр, Биләр һәм Болгар шәһәрлекләре төп объектлар булды. Фәннәр академиясе президенты Россия төбәкләрендә комплекслы археологик тикшеренүләр турында сөйләде. «Үзбәкстан Республикасында, Монголиядә һәм Кыргызстанда тикшеренү эшләре дәвам итә. Әстерхан өлкәсенең Лапас авылы янында 2018 елда башланган мавзолейлар комплексын тикшерүгә аерым игътибар бирелде. Бу тикшеренүләр Евразия цивилизациясен өйрәнү контекстында аеруча актуаль»,  – дип басым ясады Рифкать Миңнеханов. 

Планнар турында сөйләгәндә, Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел муниципалитетлар белән берлектә районнарның энциклопедияләрен әзерләү проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. 

Бүген Рифкать Миңнеханов депутатларга Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен инвестицияләүче оешмалар өчен түләнгән салымнарның бер өлешен  кире кайтару мөмкинлеген карауны сорап  мөрәҗәгать итте.  «Шулай ук, федерациянең башка субъектлары үрнәгендә, мондый предприятиеләр өчен табышка салым ставкасын мөмкин кадәр минималь дәрәҗәдә билгеләү мөмкинлеген карауны сорыйбыз. Дәүләт фәнни һәм мәгариф оешмаларына милекне яки акчаларны түләүсез биргән салым түләүчеләргә дә йөз процент инвестицион салым кайтаруын кертергә мөмкин булыр иде», – дип билгеләде Рифгать Миңнеханов.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов бу нисбәттән фикер алышуда  Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең татар мәдәниятен һәм тарихын саклауны тәэмин итүче гуманитар фәннәрне үстерүдә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Ведомство алдында торган актуаль мәсьәләләр арасында КПРФ фракциясе лидеры импортны алмаштыру мәсьәләләрен билгеләде, аның әйтүенчә, алар тиешле күләмдә хәл ителмәгән.

«Татарстан Россиядә генә түгел, дөньяда да һичшиксез фәнни лидер була ала торган позицияләр әлегә кадәр билгеләнмәгән, – дип белдерде Хафиз Миргалимов, – бездә кадрлар потенциалы һәм җитәрлек фәнни нигез булган технологияләрне аерып күрсәтергә кирәк».

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, соңгы ике елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе үз эшен активлаштырган, әмма шул ук вакытта темпларны киметергә ярамый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International