Республика Дәүләт Советында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 28 марты, җомга, 16:25

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга 2024 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге йомгаклары һәм бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында мәгълүмат бирелде. Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец чыгыш ясады.

2024 елда республиканың балалар омбудсмены адресына 1880 мөрәҗәгать кергән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 9% ка күбрәк. 386 мөрәҗәгать контрольгә алынган, аларның яртысыннан артыгы ведомствоара хезмәттәшлектә уңай хәл ителгән.

Ирина Волынец ассызыклаганча, балалар хокукларын бозу фактларына оператив җавап бирү нәтиҗәләре буенча 38 бәяләмә чыгарылган  һәм аларны бетерү өчен оператив чаралар күрү буенча 23 киңәш бирелгән. Барлык вәзгыять балалар мәнфәгатьләрендә хәл ителгән.

Узган ел Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил балигъ булмаганнарның мәнфәгатьләрен яклауга бәйле административ һәм гражданлык эшләренең моңарчы күрелмәгән саны буенча үз позициясен белдерде. Бер ел эчендә 297 суд процессы булган, бу алдагы чор күрсәткеченнән 20% ка артык. Барлык суд карарларында балалар омбудсмены фикере исәпкә алынган.

Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, гражданнар мөрәҗәгатьләрен комплекслы анализлау нәтиҗәсендә балачакны яклау, демография һәм гомумән халыкны саклау мәсьәләләрен хәл итү буенча 20дән артык тәкъдим һәм проект эшләнгән. Соңгы дүрт елда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан барлыгы 150дән артык тәкъдим кертелгән. Алар арасында – «Заступник» бергәлеген булдыру. Хәзерге вакытта берләшмәдә 110 мең волонтер бар, барлыгы 129 ярдәм чакыруы эшләнгән. Инструментларның берсе булып "Заступник" бушлай мобиль кушымтасы тора, аның аша бала шундук бәла сигналын бирә ала – ярдәм инде 2 минуттан килә. Кушымта максималь оператив реакцияне тәэмин итеп, ашыгыч хезмәтләр белән интеграцияләнгән.

Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, узган ел 112 ашыгыч чакырулар системасына Татарстанда гаиләләрдәге иминлексезлек белән бәйле 8 меңнән артык хәбәр кергән. Нәтиҗәдә 352 сигнал картасы формалаштырылган, ә 64 гаилә социаль хезмәтләрнең контроленә эләккән.

"Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр саны 2% ка кимүгә карамастан, әлеге гаиләләрдә яшәүче балалар саны шактый күп кала – 3,5 меңнән артык", –  дип басым ясады Ирина Волынец.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил алкоголь бәйлелеген дәвалау буенча «Аеклык ноктасы» проектын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирде.  Проект тотрыклы югары нәтиҗәләр күрсәткән. "2024 ел нәтиҗәләре буенча 85% бала гаиләләренә кайтарылган.  Гаиләләрнең 30 % ы инде исәптән төшерелгән. Тагын 50% гаилә уңай динамика белән безнең игътибар зонасында кала", – дип сөйләде Ирина Волынец. 

Балалар омбудсмены ассызыклаганча, узган ел махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре проблемаларына, аларның мөрәҗәгатьләрен оператив карауга аерым игътибар бирелгән.

Вәкаләтле вәкилнең игътибар үзәгендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялы мәсьәләләре тора. Республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен программаларны гамәлгә ашыручы 6 дәүләт һәм муниципаль спорт оешмасы эшли, аларда 288 бала шөгыльләнә. Ирина Волынец әйтүенчә, әлеге күрсәткечләр үзенчәлекле балаларның ата-аналарының ихтыяҗын һәм теләген канәгатьләндерә алмый. Заманча балалар психиатрия хастаханәсен төзү мәсьәләсе дә актуаль булып кала, дип ассызыклады балалар омбудсмены депутатларга мөрәҗәгать итеп.

Үз чыгышында балалар омбудсмены республика Рәисе, парламент корпусы, хөкүмәт һәм министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлар җитәкчеләренә балалар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итүдә кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International