Креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2025 елның 28 марты, җомга, 16:51

Креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты буенча фикер алышуга Татарстан парламентында тәкъдим ителмәгән партияләр, шул исәптән "Яңа кешеләр" сәяси партиясе, Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе, Социаль яклау сәяси партиясе һәм «ЯБЛОКО» Россиянең берләшкән демократик партиясе вәкилләре чакырылган иде.

«Республика законы проекты креатив икътисадны үстерүгә һәм гражданнарга иҗади һәм интеллектуаль потенциаллары нигезендә тормышта үзләрен табу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова, закон проектын тәкъдим итеп, – закон проекты креатив индустрия субъектларының эшчәнлек шартларын һәм дәүләт ярдәме рәвешләрен билгели“.

Закон проектын эшләүнең максаты, Ирада Әюпова әйтүенчә, креатив эшкуарлыкны, мәдәни һәм туристик потенциалны үстерүне стимуллаштыру, мәдәни мирасны саклап калу, республикада гражданнарның иҗади үзбилгеләнүе өчен уңай шартлар тудыру.

Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, закон проектын кабул итү креатив икътисадның база секторы буларак Татарстанда иҗади индустрияләрне оештыруны һәм үстерүне хокукый җайга салу нигезләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. "Тулаем алганда, закон проекты алга таба да Татарстан Республикасында креатив икътисад элементларын кертүгә һәм креатив индустрияләр өлкәсен үстерүгә юнәлдерелгән»,  – дип йомгаклады сүзен Ирада Әюпова.

Дәүләт Советы Президиумы карары буенча әлеге закон проекты буенча фикер алышу өчен утырышка республика парламентында тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр вәкилләре чакырылган иде. Федераль законнар нигезендә «парламентта булмаган»  партияләр вәкилләре парламент утырышларында елына кимендә бер мәртәбә катнашырга хокуклы. Бүген креатив индустрияләрне үстерү турындагы закон проекты буенча фикер алышуда җиде «парламентта булмаган » партия  вәкилләре катнашты, аларның дүртесенең лидерлары үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясады.

"Хәзерге вакытта Татарстанда 16 Бөтенроссия сәяси партиясенең бүлекчәләре теркәлгән, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, закон проекты буенча фикер алышуны ачып. –  Закон проекты мөһим, шуңа күрә «парламентта булмаган» партияләрне чакырып фикер алышу җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алырга мөмкинлек бирер дип өметләнәм».

«Яңа кешеләр» партиясенең төбәк бүлеге Советы Секретаре, Дәүләт Советы депутаты Роза Гайнетдинова үз чыгышында Дәүләт Думасындагы «Яңа кешеләр» фракциясе депутатларының Россия Федерациясендә креатив индустрияләрне үстерү турындагы Федераль закон проектының авторлары булуларын искәртте. «Креатив индустрия – заманча икътисадның аерылгысыз өлеше, – диде ул. – Шуңа күрә без карала торган республика законы проектын хуплыйбыз. Ул киләчәккә стратегик адым булып тора, анда Татарстан инновацияләр, иҗат һәм эшкуарлык энергиясе үзәгенә әвереләчәк. Нәкъ менә креатив индустрияләрдән алына торган товарлар безнең төбәк икътисадының драйверы була алачак».

Роза Гайнетдинова сүзләренә караганда, Әлмәттә креатив процесслар фабрикасы бар инде, анда үз-үзеңне таныту һәм иҗади потенциалны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. «Креатив индустрия – ул сәнгать, дизайн яки кино гына түгел, ә мәдәният, технологияләр һәм эшмәкәрлек берләшкән төрле тармакларның тулы бер исемлеге, – дип билгеләде ул. – Болар шулай ук гамәли иҗат осталары, һөнәрчеләр, милли традицияләрне саклаучы һәм буыннан-буынга тапшыручы кешеләр». 

Креатив индустрияләргә дәүләт ярдәме юнәлешләре арасында Роза Гайнетдинова идеяләре булса да, башлангыч капиталы булмаганнарга субсидияләр һәм грантлар аша финанс ярдәмен күрсәтүне атады. "Мондый ярдәм үз көченә ышанган, идея хакына тәвәккәлләргә әзер булган кешеләр өчен кирәк. Нигездә бу эш башлаучы эшмәкәрләр, гаилә остаханәләрен ачучы яшь гаиләләр, IT-стартаперлар, дизайнерлар, режиссерлар һәм башка юнәлешләр вәкилләре», – дип басым ясады депутат.

«Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» төбәк бүлеге идарәсе рәисе Виталий Смирнов, тулаем алганда тәкъдим ителгән закон проектын хуплап, креатив индустрия перспективаларын ясалма интеллект үсеше белән бәйләде. «Мондый фундаменталь законда бу бәйләнешне аерым юл белән искә алырга кирәк иде, – диде ул. – Татарстанның мәдәни коды республикада яшәүче халыкларның күпмилләтле, күп гасырлык, күптөрле мәдәни мирасына нигезләнгән. Без вәкаләтле орган функционалына, аның мультимәдәни һәм күпмилләтле үзенчәлекләрен исәпкә алып, Татарстанда креатив индустрияләрне үстерүгә ярдәм итү бурычы кертелергә тиеш дип саныйбыз».

Виталий Смирной шулай ук бу өлкәдә вәкаләтле органның еллык хисабын Дәүләт Советы каршында карарга тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, закон проекты креатив индустрияләр үсешенең нәтиҗәлелегенә фундаменталь йогынты ясаячак.

Социаль яклау сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге вәкиле Сергей Дәүләтшин закон проектының Татарстан өчен аеруча актуаль булуын ассызыклады. «Ул безнең республикага традицион үзенчәлекне саклап калырга һәм үстерергә мөмкинлек бирә, – диде ул. – Без иртәгесе  көнне үзенчәлекле мәдәниятебезгә нигезләнеп төзи алабыз».

Шул ук вакытта Сергей Дәүләтшин республика территориясендә креатив кластерлар булдыру өлешендә закон проектына карата кисәтүләр белдерде һәм законны гамәлгә ашырганда контроль һәм финанслау методикасын эшләү перспективасын күздә тотарга тәкъдим итте.

«ЯБЛОКО»  Россия берләшкән демократик партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин закон проекты маддәләрен төгәлләштерү буенча тәкъдимнәр белән чыкты.

Руслан Зиннәтуллин фикеренчә, креатив индустриягә караган ИТ-сектор өлкәсендә кадрлар җитмәү проблемасына игътибар итәргә кирәк.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта булмаган сәяси партияләр вәкилләренә  һәм депутатларга закон проектын актив тикшерүләре һәм хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

"Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында" закон проекты бүген беренче укылышта кабул ителде. Закон проектына төзәтмәләр 2025 елның 3 апреленә кадәр кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International