Юрий Камалтынов: «Махсус хәрби операция ветераннарына тыныч тормышка кайтырга ярдәм итү – мөһим бурыч»

2025 елның 31 марты, дүшәмбе, 14:19

Бүген Казанда иҗтимагый ярдәм штабы мәйданчыгында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «СВОй бизнес» федераль проекты старт алды. Проектта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.

Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, үз эшен башларга теләгән махсус хәрби операция ветераннарына максималь ярдәм күрсәтергә кирәк. «Алгы сызыктан кайтучы ватандашларыбыз саны көннән-көн арта. Сугышчыларның тыныч тормышта яңа чынбарлыкка керү мәсьәләсе барыбыз өчен дә мөһим – дәүләт өчен дә, иҗтимагый структуралар өчен дә. Без «Россия таянычы» («Опора России») оешмасына һәм Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясенә бу мәйданчыкта үз мөмкинлекләрен уртаклашулары өчен рәхмәт белдерәбез, – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов. – Программада бүген 21 кеше катнаша. Моннан ун көн элек махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм фонды базасында 55 кеше укуларын тәмамлаган иде. Дәүләт иҗтимагый оешмалар һәм «Бердәм Россия» сәяси партиясе белән берлектә ветераннарга һәм аларның якыннарына нинди юнәлештә хәрәкәт итү һәм үсү кызыклы буласын билгеләргә мөмкинлек бирә».

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков билгеләп үткәнчә, белем бирү курсы катнашучылар өчен максималь аңлаешлы һәм нәтиҗәле булырга тиеш. «Программадан мөмкин кадәр күбрәк алыгыз. Күнекмәләр, танышлар, дуслар. Файдалы элемтәләр – шулай ук теләсә кайсы бизнесмен өчен бик  мөһим. Мөмкин кадәр күбрәк белергә омтылыгыз, өйрәнегез һәм барлык башлангычларда да уңышларга ирешегез»,  – дип мөрәҗәгать итте тыңлаучыларга Рәсим Баксиков.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен белем бирү курсы «Эшмәкәрлек» партия проекты буенча уза һәм СВО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә, шулай ук төбәктә эшмәкәрлек мохитен үстерүгә юнәлдерелгән «Бердәм Россия» партиясе инициативалары кысаларында гамәлгә ашырыла.

Проектның төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына эшкуарлык күнекмәләрен үстерү һәм үз эшләрен ачу аша тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итү.

Биш көн дәвамында СВО сугышчылары һәм ветераннары, аларның гаилә әгъзалары һәм яңа регионнар халкы эшкуарлык эше буенча комплекслы укулар узачак, бизнес алып баруның финанс һәм юридик аспектлары турында беләчәк, шулай ук республиканың гамәлдәге предприятиеләрендә булачак. Программа кысаларында тыңлаучылар бизнесны башлап җибәрү өчен гамәли белемнәр үзләштерәчәк, профильле белгечләр һәм остазлардан консультацияләр алачак. Программа үз эченә эшмәкәрлек нигезләре, финанс һәм юридик аспектлар буенча өйрәтү модульләрен ала.

Программаның финалы катнашучыларның бизнес-идеяләрен яклау һәм укулар узу турында сертификатлар тапшыру булачак. Иң яхшы проектлар алга таба үсеш өчен тәкъдимнәр алачак.

Татарстан әлеге программаны гамәлгә ашыра башлаучы икенче сынау төбәге булды. Элегрәк ул Рязаньда старт алган иде. Чиратта  – Дагыстан һәм Липецк өлкәсе.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International