Республика Кафил Әмиров белән хушлашты

2020 елның 24 феврале, дүшәмбе, 12:28

24 февральдә Дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының элеккеге Прокуроры Кафил Әмиров белән хушлашу мәрәсиме булды.  Чарага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре килгән иде. Гражданнар панихидасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.

Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге, республика парламенты депутатлары һәм шәхсән Кафил Әмировның гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының, хезмәттәшләренең һәм дусларының кайгыларын уртаклашуын белдерде. "Озак еллар дәвамында республика прокуратурасы системасын җитәкләгән танылган иҗтимагый-сәяси эшлекле,  тәҗрибәле юрист-профессионал вафат булды, - диде парламент җитәкчесе. - Татарстан Республикасында хокук системасын һәм хәзерге парламентаризмны үстерүгә саллы өлеш керткән дәүләт эшлеклесе арабыздан китте. Ул республика Прокуроры булып  эшләгән елларда Татарстан хокукый кырның мөһим катламы салынды. Кафил Фәхрәзый  улының үз вазифаларына мөнәсәбәте, хокукый тәҗрибәсе республика парламенты һәм хөкүмәте тарафыннан тирән уйланылган һәм тикшерелгән законнар һәм карарлар кабул итүгә ярдәм итте".

Кафил Әмировка бирелгән мактаулы исемнәр, дәүләт һәм ведомство бүләкләре турында искә төшереп, Дәүләт Советы Рәисе аның күпкырлыкешелек сыйфатларына басым ясады.  "Хезмәт эшчәнлеген ул район газетасында фотокорреспондент сыйфатында башлаган һәм гомере буе фотога төшерү бәлән мавыкты, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Китапларда үз фикерләрен бәян итте, ике йөзгә якын басма эше бар иде. Фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент буларак республиканың югары уку йортларында  укыту эшчәнлеген алып барды".

Кафил Әмиров 1949 елның 24 маенда Татарстан АССР Тәмте районы Нариман авылында (хәзерге Югары Ослан районы) туган.

 1972 елда Харьков юридик институтын тәмамлаган. 1972 елда прокуратура органнарында эшли башлаган. 2000 елдан 2013 елга кадәр ТР Прокуроры вазыйфасын башкарган. Россия Федерациясенең атказанган юристы. Татарстан Республикасының Атказанган юристы. Россия Федерациясе прокуратурасының мактаулы хезмәткәре.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International