Хөкүмәт хисабы Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында каралды

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе, 15:01

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда депутатлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Рәисе ярдәмчесе –  ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Профильле комитет утырышында ТР Министрлар Кабинетының 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм финанс министры урынбасары Алексей Шишкин тәкъдим итте.

Олег Пелевин әйтүенчә, 2024 елда тулай төбәк продукты күләме 5 трлн сумнан артык тәшкил иткән, үсеш темпы 103,9%. 2024 елда икътисадның төп двигателе эшкәртү производстволары булган, беренче чиратта машина төзелеше һәм нефть химиясе. 2024 елда масштаблы инфраструктура проектларын, юл төзелешен гамәлгә ашыру дәвам иткән.  

«2024 ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме арту күзәтелә, бу республика халкын азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәргә, шулай ук артыгын читкә чыгарырга мөмкинлек бирә», – диде Олег Пелевин.

Узган ел республикада хезмәт хакының реаль үсеше, Олег Пелевин әйтүенчә, инфляцияне исәпкә алып, 112% тәшкил иткән. 

2025 елга беренчел бурычлар арасында икътисад министрының беренче урынбасары икътисадның барлык өлкәләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны, финанс ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыруны, яңа производстволар ачуны, республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен шартлар тудыруны атады.

Алексей Шишкин билгеләп үткәнчә, 2024 елда Татарстан бюджетына 499 млрд.сумлык салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган, бу 2023 ел күрсәткечләреннән 92 млрд. сумга күбрәк. Федераль бюджеттан һәм башка чыганаклардан Республикага 95 млрд сум акча җәлеп ителгән.

Республика бюджеты чыгымнары 578 млрд сум тәшкил иткән. Шул исәптән мәгарифкә – 88 млрд сум, социаль сәясәт чараларын гамәлгә ашыруга – 62 млрд сум, сәламәтлек саклауга – 58 млрд сум, юл хуҗалыгына – 105 млрд сум, авыл хуҗалыгына – 15 млрд сум һәм мәдәнияткә 26 млрд сум юнәлдерелгән.

Алексей Шишкин әйтүенчә, 2024 елда республика бюджеты 16 млрд сум профицит белән, республиканың консолидацияләнгән бюджеты 22 млрд сум профицит белән үтәлгән.

Фикер алышуга йомгак ясап, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин ассызыклаганча, Хөкүмәт хисабы Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм башка финанс ведомстволары вәкилләре катнашында Финанс министрлыгы һәм салым органнары коллегиясе утырышында каралган. Аның әйтүенчә, республиканың финанс өлкәсендәге вәзгыять Россия Финанс министры тарафыннан хупланган. "1 гыйнвардан салым өлкәсендәге вәзгыять үзгәрде, һәм бу үзгәрешләрне исәпкә алып, бюджетны тулыландыру стратегиясен эшләргә кирәк. Моңа игътибар итүегезне үтенәм", - дип йомгаклады сүзен Леонид Якунин.

Профильле комитет әгъзалары мәгълүматны игътибарга алдылар һәм Дәүләт Советы Президиумына ТР Министрлар Кабинетының 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим иттеләр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International