Республика волонтерлары махсус хәрби операция зонасыннан кайтучы санитар поездны каршылады

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе, 16:27

Бүген Казанда волонтерлар махсус хәрби операция зонасыннан кайтучы санитар поездны каршыладылар. Яраланган сугышчыларны хәрби госпитальгә илтүдә Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре дә катнашты.

Поезд Казанның тимер юл станциясендә туктап торган вакытта волонтерлар һәм дәүләт хезмәткәрләре  махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән аралаштылар, аларга җиләк-җимешләр һәм башка төр азык-төлек, эчке киемнәр тапшырдылар.  20 сугышчы  Казанның хәрби госпиталенә китерелде.

Сугышчылар һәм аларны озатып йөрүче медицина хезмәткәрләре казанлыларга кунакчыллыклары, күңел җылысы белән узган очрашу  өчен рәхмәт белдерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International