"Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" проекты Яр Чаллыда тәкъдим ителде

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе, 17:19

Бүген Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова эш сәфәре белән Яр Чаллыда булды, анда ул Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуда һәм ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасында катнашты, гражданнарны кабул итте.

Яр Чаллы укучыларының “Нур” яшьләр үзәгендә оештырылган Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуы “Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый” республика социаль-гуманитар проектын тәкъдим итү кысаларында узды. Очрашуга Ленинград блокадасында булган хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннары килде.

Марианна Селиванова блокададагы Ленинградта күргәннәре хакында сөйләде.

"Утын юк, мичкә йорт  җиһазлары яга идек, су юк, ут юк... Урамда  40 градус салкын һәм бомбалар "ява". Үлем күп, кешеләр гаиләләре белән кырыла. Мәетләрне күмәргә кеше булмагач йорт  подвалларына төшерәләр иде. Икмәкне норма белән, нибары  125 грамм  бирәләр. Аны да  икмәк дип атап булмый, анда үлән, көрпә, җитештерүдән калган катнашмалар, чөнки он юк иде, складлар яна иде ", - дип искә төшерде ул.

Светлана Захарова “Сугыш хатын-кыз йөзеле була алмый” проектының максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары турында кайгырту һәм халкыбызның үткәндәге каһарманлыгы турында   хәтерне саклап калу, дип билгеләп үтте.

 "Без аңлыйбыз, сезгә үткәннәрегезне искә төшереп сөйләве җиңел түгел. Безнең буын сугыш ветераннары белән очраша  бәхетенә ия , оныкларыбыз һәм алардан соң килер буынның  андый мөмкинлекләре булмаячак. Шуңа күрә безгә бу кичерешләрне  мөмкин кадәр күбрәк мәңгеләштереп  калдырырга кирәк. Моны тарих өчен эшләргә кирәк, берәү дә тарихны бозмасын өчен. Киләчәк буын үз иленең тарихын белергә тиеш!"

Очрашу ахырында ветераннарга 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырдылар.

Светлана Захарова шулай ук ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасында катнашты. Бу көнне 58 гаилә ана капиталы ияләре булды. "Ана капиталы - дәүләттән сизелерлек ярдәм, ул гаиләләргә шәхси тормышларын җайга салырга һәм илебез өчен иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә булыша: ", - диде ул үз чыгышында.

 Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнварыннан) Яр Чаллыда ана капиталына 43 меңнән артык сертификат бирелгән, 36 мең гаилә 13,9 млрд. сумлык ана капиталы акчасын кулланган.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International