Депутатлар округларда

2025 елның 11 апреле, җомга, 12:03

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә булдылар, «парламент дәресе» проекты кысаларында педагоглар һәм мәктәп укучылары белән аралаштылар.  

11 апрельдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин эш сәфәре белән Кама Тамагы районына барды, анда ул «ТАВИА групп»дәүләт корпорациясенең инвестицион проектын гамәлгә ашыру мөмкинлеге мәсьәләсе буенча муниципаль инвестицион совет утырышында катнашты.

8 апрельдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов гражданнарны кабул итте. Депутатка Шиһабетдин Мәрҗанинең Арча районы Ташкичү авылы зиратына җирләнгән әти-әнисенең  кабер ташын реконструкцияләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иттеләр. Кабер ташы мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән,  дәүләт саклавына куелган.  Моннан тыш, Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә "Мирас" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кагылышлы сораулар да килде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

8 апрель көнне Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч! » темасына парламент дәресендә катнашты, ул Саба районы Икшермә авыл җирлегенең «Тургай» балалар приютында тәрбияләнүчеләр өчен үткәрелде. Приютта тәрбияләнүчеләр гуманитар миссияләрдә актив катнаша, хәрбиләргә хатлар яза һәм үз куллары белән бүләкләр әзерлиләр, СВО зонасына җибәрү өчен чәкчәк пешерәләр. Эдуард Шәрәфиев приют коллективына зур хезмәтләре, махсус операциядә катнашучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук сугышчылардан рәхмәт сүзләрен җиткерде.Шул ук көнне Эдуард Шәрәфиев кадет мәктәбендә югары сыйныф укучылары өчен Батырлык дәресе үткәрде. Шулай ук депутат Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар монументына чәчәкләр салды.

7 апрельдә Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин Яр Чаллыда адаптив спортны үстерү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында –инвалид спортчылар, алар шәһәрдә адаптив спорт үсешенә кагылышлы сорауларны күтәрделәр. Диалог барышында өстәмә спорт секцияләре булдыру перспективалары, тренировкалар һәм ярышларда катнашу өчен шартларны яхшырту, шулай ук хакимият органнары ягыннан ярдәм турында фикер алыштылар. Владимир Чагин әйтүенчә, спортчыларның тәкъдимнәре анализланачак, ә әйтелгән инициативалар карау һәм гамәлгә ашыру өчен профильле ведомстволарга җибәреләчәк. «Мондый очрашулар депутатларга мөһим проблемаларны турыдан-туры җиткерергә һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләргә мөмкинлек бирә»,  – дип белдерде депутат.

6 апрельдә Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Кукмарада гражданнар кабул итте. Депутат белән очрашуга килгән район кешесе Никонор Федоров якташлары ярдәмендә Красные горы авылында чиркәүне торгызу белән шөгыльләнә. Бүген бинада ишекләр һәм тәрәзәләр урнаштырылган. Әмма ремонт шактый күп акча һәм чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә Никонор Федоров депутатка гыйбадәтханәне яңартуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Иске Каенсар авылында яшәүче ФАПның төзелеш урыны турындагы мәсьәләне күтәрде. Аның фикеренчә, ике авылга хезмәт күрсәтә торган медпункт алар арасында урнашырга тиеш. Шул очракта гына ике торак пунктта яшәүчеләргә дә табибка бару уңайлы булыр иде.

Иске Каенсар авылыннан Павел Байметовны Починок-Сутер һәм Иске Каенсар авыллары арасындагы юлларның начар торышы борчый. Моннан тыш, җирлектә су башнясы күптән чистартылмаган.

Кукмарадан Диләрә Гарипова Данис Шакировтан инвалид улын торак белән тәэмин итүдә ярдәм итүен сорады.

Данис Шакиров мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсен игътибар белән тыңлады һәм барлык сорауларны үз контроленә алды.

6 апрельдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев эш сәфәре белән Спас районына килде, анда «Үсеш һәм тынычлык хакына халыкара спорт көне» чарасында катнашты. Чараның төп максаты – физик культура һәм спортка кызыксыну уяту, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

4 апрельдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков «Юридик фәнне үстерүнең яңа офыклары һәм заманча законнарны камилләштерү» IV Төньяк Кавказ Юридик Форумында катнашты.

Форумда Мәскәү дәүләт юридик университетының Конституцион һәм муниципаль хокук кафедрасы профессоры, юридик фәннәр докторы Светлана Нарутто Татарстан Дәүләт Советы депутатларының авыл советларын саклау буенча эшен билгеләп үтте.  Нәтиҗәдә төбәкләргә җирле үзидарә системасының ике дәрәҗәле системасыннан бер дәрәҗәле системага күчәргәме-юкмы икәнен үзләре хәл итү хокуклары сакланып калынды. « Татарстан Дәүләт Советының төбәкләрдә җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын саклап калу буенча тырышлыгы Мәскәү дәүләт юридик университеты профессорлары тарафыннан хуплануы шатландыра» , – дип тәэсирләре белән уртаклашты Рәсим Баксиков.

3-4 апрельдә Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов Сарман һәм Менделеевск районнарында булды, анда дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча район комиссияләре утырышларында катнашты. Утырышларда чыгыш ясаганда, Дәүләт Советы депутаты укучыларның Татарстан дәүләт телләрен белү дәрәҗәсен югары бәяләде. Мәктәп һәм мәдәният йортлары директорлары белән берлектә туган телләрне саклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү эшен активлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. "Телләрне балачактан ук өйрәнү яхшы, –  дип басым ясады  Камил Гыйльманов, – өлкәннәргә моны эшләү күпкә катлаулырак, ә балалар җиңелрәк үзләштерә. Күпмилләтле Татарстанда телләр белү яшь буынга киләчәктә зур өстенлекләр китерәчәк».

Депутат Сарман авылына эш сәфәре барышында шулай ук күренекле татар җырчысы Илһам Шакиров һәйкәленә чәчәкләр салды.

Менделеевск районында Камил Гыйльманов «Сәйяр» республика балалар-яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен котлады һәм шәһәр һәм район мәктәп театрларын үстерүгә акчалата сертификатлар тапшырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International