Хөкүмәт хисабы Дәүләт Советы сессиясендә 18 апрельдә тәкъдим ителәчәк

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе, 12:58

Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап 18 апрельдә Дәүләт Советының тугызынчы утырышында каралачак. Әлеге мәсьәлә буенча докладны Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итәр дип планлаштырыла.

Ел саен парламентның язгы сессиясендә республика Хөкүмәте депутатлар алдында үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тота. Элек документ үз профиль юнәлешләре буенча комитетлар утырышларында алдан каралган иде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапның тулы тексты белән биредә танышырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International