Казанда Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг узды

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе, 21:44

Бүген Казанда Мулланур Вахитов һәйкәле янында «Безнең бөек Җиңү» Халыкара антифашист марш-эстафетасы»  патриотик акциясе кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Советлар Союзының батырлыгы турындагы докладлар һәм котлаулар белән Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, сугышчы-интернационалист һәм Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр ветераны Ринат Хәбибуллин, «Чик сакчылары берлеге» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Сөләйманов, «Сугышчан туганлык» бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының ТР бүлеге лидеры Леонид Прошин һәм махсус хәрби операциядә катнашкан Артур Нәгыймов чыгыш ясадылар.

Митинг барышында акциядә катнашучылар Җиңү Байрагын Вахитов һәйкәле итәгенә җәеп куйдылар.

Марш-эстафетада хәрби-диңгез флоты ветераннарының «Экипаж – одна семья» вокаль- инструменталь ансамбле чыгыш ясады, аларның башкаруында «300 лет по морям», «Марш ВМФ», «Служить России», «Бескозырка белая», «Экипаж – одна семья» җырлары яңгырады.

"Безнең ансамбль 1996 елда оешты. Ансамбль мәктәпләргә йөри, без балаларны хәрби-патриотик тәрбияләү белән шөгыльләннәбез. Шулай ук хәрби госпитальләрдә, төрле бәйрәмнәрдә: 9 майда, хәрби-диңгез флоты көнендә чыгыш ясыйбыз, патриотизмны тарату максатында төрле шәһәрләр һәм районнар буйлап йөрибез. Моннан тыш, без «Балкыш» конкурсында җиде тапкыр лауреат булдык, – дип сөйләде  ансамбльдә җырлаучы Гүзәл Баранова.

Патриотик митинг Җиңү байрагын алу һәм марш-эстафетада катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International