Владимир Путин: «Россия Конституциясендә беренче тапкыр дәүләтнең милли мәдәниятне һәм туган телләрне саклауны үз өстенә алуы турында нигезләмә беркетелә"

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе, 19:31

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Төп законда милли республикаларда туган телләрне саклау һәм үстерү турындагы нигезләмәне беркетү зарурлыгы турындагы фикерен хуплады.

Бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзаларының Россия Президенты белән очрашуында Фәрит Мөхәммәтшин җәмгыятьтә туган телләрне саклау һәм үстерү буенча борчу барлыгын билгеләп үтте. Аерым алганда, быел гыйнвар аенда парламент башлыгының республика педагоглары белән очрашуында туган телләрне укыту мәсьәләсе күтәрелгән. "Укытучылар төзәтмәләрне хуплыйлар, аңлап карыйлар, әмма милли республикаларда туган телләрне укыту мәсьәләсен куялар, кысулар, тыюлар булмаячакмы һәм бу Конституциядә ни рәвешле язылачак дип кызыксыналар - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - аларны балаларга  туган  телне өйрәнү, аны киләчәк буыннар өчен саклап калу мөмкинлеге булу-булмавы борчый". Республика парламенты башлыгы фикеренчә, бу мәсьәләдә ышанычлы дәүләт сәясәте кирәк.

Владимир Путин күпмилләтле һәм төрле диннәрне тотучы халык яшәгән Россия өчен тел күптөрлелеге гаять мөһим дип саный. "Безнең көч  күптөрле булуыбызда. Россиядә яшәүче һәр халыкның уңай сыйфатларын бергә туплау илебезне  тагын да ныгыта, - диде Президент, - нәкъ менә шуннан чыгып, Михаил Пиотровский элек Конституциядә булмаган нәрсәләрне формалаштырды. Мин бу юлларны укып күрсәтәм: "Дәүләт  милли мәдәниятне һәм туган телләрне саклауны үз өстенә ала". Бу нигезләмәне кабул итү әлеге борчуларны бетерер дип уйлыйм. Россия Конституциясендә беренче  тапкыр дәүләтнең  милли мәдәниятне һәм туган телләрне саклауны үз өстенә алуы турында нигезләмә беркетелә"

Очрашуда катнашучы эшче төркем әгъзасы, КФУның конституциячел  һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов РФ субъектларының конституция һәм устав судлары проблемасына һәм Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үз тәкъдимнәренә игътибар юнәтте. Владимир Путин фикеренчә, төбәкләрдә конституция һәм устав судларының киләчәк язмышы турында борчылырга нигезе юк.

Бүген эшче төркем Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүне  22 апрельдә уздырырга тәкъдим итте. Россия парламенты тарафынна Төп законга каралган үзгәрешләр гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәләре булгач кына үз көченә керә алачак.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International