Дәүләт Советында узган семинарда махсус операциядә катнашучыларга дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе, 13:18

Бүген Дәүләт Советында парламент депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарына, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча семинар узды. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Семинарны ачып, Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү темасы төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары, аеруча парламентарийлар эшчәнлегендә иң актуаль тема булып кала. "Үзебезнең депутатлык эшчәнлегендә без әлеге категория кешеләренең ихтыяҗларына һәм мөрәҗәгатьләренә аеруча игътибар бирергә тиеш, – диде ул. – Дәүләт ярдәме чаралары бик күп, депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре аларны белергә, кешеләргә алардан файдаланырга ярдәм итәргә тиеш".

Татарстанда махсус хәрби операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын социаль яклау турында "Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Альбина Хәмитова сөйләде. Ул дәүләт ярдәме чараларын алучыларның максатчан категорияләре, фонд эшчәнлегенең төп принциплары һәм юнәлешләре, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү мониторингы, реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү турында мәгълүмат бирде. 

Альбина Хәмитова сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кайткан ветераннарнны эшкә урнаштыру буенча алып барыла торган эшләр  турында сөйләгәндә, ветераннарны тыныч тормышка җайлаштыру һәм социализацияләү, укыту чараларының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, әйләнеп кайткан татарстанлыларның 80% ы эшкә урнаштырылган, 78 кеше үз эшен ачкан яки эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, күпләр наем килешүе буенча эшли.  

Үзенең чыгышында ул шулай ук махсус хәрби операция ветераннарының һәм аларның гаилә әгъзаларының хезмәт хокукларына һәм ташламаларына игътибар юнәлтте.

Казан гарнизоны хәрби прокуроры ярдәмчесе Николай Сторожилов социаль ярдәм программаларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре, хәрбиләрнең аерым категорияләре тарафыннан медицина ярдәме алу механизмнары,  СВОда һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына социаль түләүләр һәм финанс компенсацияләре турында мәгълүмат бирде.

"Диалог Регионов" оешмасының Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Гыйльмиев "Забота о СВОих"  инфомацион ресурсы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде.  

Семинарда катнашучылар шулай ук депутатларның һәм аларның ярдәмчеләренең сорауларына җаваплар бирделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International