Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк китерелде

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе, 17:18

Луганск Халык Республикасына «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән чираттагы гуманитар йөк китерелде. Татарстаннан Донбасска җибәрелгән утызынчы ярдәм колоннасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Бу сәфәрдә гуманитар колоннаны Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР Ресоциализация фонды җитәкчесе Данияр Мәкъсудов, Теләче, Алексеевск, Балтач, Чистай районнары башлыклары, шулай ук «Бердәм Россиянең Яшь гвардия» оешмасы һәм  ТР Студентлар лигасы командасы озатып бара.

Гуманитар йөк составында тугыз зур фура: төзелеш материаллары, гигиена кирәк-яраклары, балалар ризыклары, көнкүреш техникасы, бәрәңге һәм эчә торган су, техникага запас частьләр, автомобильләр. Гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы 150 тоннадан артып китә.

Лисичанскига сәфәре барышында Камил Нугаев шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин һәм Россия Герое Раил Габдрахманов белән очрашты. Очрашу барышында бригаданы алга таба матди-техник тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Дебальцево һәм Старобельск шәһәрләрендә хәрбиләргә УАЗлар, запас частьләр, хәрби техника өчен тәгәрмәчләр һәм гуманитар ярдәм тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International