Авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре Дәүләт Советы эше белән таныштылар

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе, 17:51

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары өчен семинар узды. «Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә хокукый гарантияләр билгеләүдә республика парламентының роле» темасына Семинар Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Семинарда Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре  башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары эшчәнлегенең төп юнәлешләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узучы муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.

Семинар кысаларында Лилия Маврина курс тыңлаучыларына Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, парламентарийларның вәкаләтләре һәм аларның сайлау округларындагы эше турында сөйләде.

Дәүләт Советы Секретаре гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым игътибар бирде. Аның әйтүенчә, муниципаль хезмәткәрләр халыкка иң якын хакимият вәкилләре. Сайлаучыларның көндәлек һәм агымдагы проблемалары нәкъ менә район, авыл дәрәҗәсендә хәл ителүе, уңай күренеш.

«Без кануннарны бергәләп гражданнарның мәнфәгатьләреннән чыгып кабул итәбез, - дип билгеләп үтте Лилия Маврина, - муниципалитетлар урыннарда татарстанлыларның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен, теге яки бу канунга үзгәрешләр кертү максатыннан Дәүләт Советына тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы».

Семинарда дәүләт идарәсе системасы аспектлары, гавами хакимиятнең төрле тармакларының үзара хезмәттәшлеге, 2020 елда Россия Федерациясе Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр, шулай ук гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы канун яктыртылды.

Лилия Маврина шулай ук Татарстанның социаль-икътисади үсеше, республикада гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары турында сөйләде.

Лекциядән соң тыңлаучылар өчен экскурсия оештырылды, муниципаль хезмәткәрләр Парламент үзәгендә, утырышлар залында, китапханәдә, делегацияләрне кабул итү залында һәм парламентаризм музеенда булдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International