Фәрит Мөхәммәтшин: "Яшелүзәнлеләр Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте"

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе, 19:24

Яшел Үзәндә «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы буенча комиссиясе күчмә утырышы узды. Очрашуда тарихи хәтерне, традицион гаилә кыйммәтләрен, бердәмлекне саклау һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышны Дәүләт Думасы депутаты, Халык программасын гамәлгә ашыру комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова үткәрде. Комиссия быел гыйнварда оешты. Ә беренче утырыш ни өчен нәкъ менә Яшел Үзәндә узды дисәгез, Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә быел әлеге шәһәргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Районы хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев әйтүенчә, шул хөрмәткә шәһәр күле территориясендә махсус стела пәйда булачак.

«Яшел Үзән халкы Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Чыгышында ул Халык программасының максатлары һәм бурычлары турында искә алды. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Халык программасы – сайлаучыларның миллионнарча тәкъдим һәм мөрәҗәгатьләре нигезендә булдырылган стратегик документ. Хәзер алар гамәлгә ашырыла.

Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге активы эшчәнлегенә кагылып, республикада «бердәмроссияле»ләр санының 130 меңгә җитүен билгеләп үтте. «Безгә сафларыбызны ишәйтергә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте ул партиядәшләренә. – Резерв бар. «Бердәм Россия»нең яшь гвардиясе» эшли, яшьләрне активрак төстә җәлеп итәргә кирәк. Партия линиясе буенча күп тәкъдимнәр алабыз. Кешеләр яза, мөрәҗәгать итә, һәм безгә сайлаучыларның ышанычын акларга кирәк».

Яшел Үзәндә узган чарада Фәрит Мөхәммәтшин гаилә бәйрәмнәрен билгеләп узган, озак еллар буе Серго исемендәге заводта хезмәт куйган Ольга һәм Виктор Бигловларны, Лидия һәм Владимир Иваненконы тәбрикләп, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңыннан исә Дәүләт Советы Рәисе күптән түгел генә 14 яшен тутырган үсмерләргә паспортлар тапшырды.

Утырыш башланыр алдыннан исә районның Мәдәни үсеш үзәгендә Фәрит Мөхәммәтшин «Мәхәббәт җиңгән урында» фотокүргәзмәсен карады. Ул «Нык гаилә» партия проекты кысасында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International