«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды

2025 елның 18 апреле, җомга, 09:23

Бүген Дәүләт Советы утырышы алдыннан  «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды. Парламентарийлар «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең чаралар планы, шулай ук Ватанны саклаучыларның, Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең истәлеген саклауга һәм мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән чаралар планы турында фикер алыштылар. Утырышны төркем җитәкчесе Артур  Габделҗанов үткәрде.

Чаралар планын тәкъдим итеп, «Татарстан – Яңа гасыр»хәрәкәте  Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова көзен Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар булачагын искәртте. Бердәм тавыш бирү көнендә 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлау планлаштырыла. "Без бу сайлау кампаниясендә актив катнашачакбыз, безнең кандидатуралар әзерләнгән инде. Һәр районда Югары совет утырышын уздырырга ниятлибез, анда «Татарстан – Яңа гасыр» территориаль бүлекчәләреннән тәкъдим ителәчәк кандидатураларны килештерәчәкбез", - дип белдерде Алсу Тарханова.

Җыелышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International